КАРАР «21» март  2022 ел     № 19/10 «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2018 елның 20 августындагы «Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең бер өлешен Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кабул итү турында» 27/11 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«21» март  2022 ел                                                                             № 19/10

 

«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының

2018 елның 20 августындагы «Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең бер өлешен Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кабул итү турында» 27/11 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 4 өлеше һәм 5 статьясы 1.3 өлеше нигезендә муниципаль беәрмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2018 елның 20 августындагы «Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең бер өлешен Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кабул итү турында» 27/11 номерлы карарыныӊ 1 пунктына үзгәрешләр кертергә һәм яӊа редакциядә бәян итәргә:  

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре вәкиллекле органнарының Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетларының түбәндәге вәкаләтләрен тапшыру турында тәкъдимнәрен кабул итәргә:

- салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү объектларына концессион килешү төзүгә уртак конкурс үткәрүне оештыру;

- муниципаль милекне арендага бирү һәм милекче кушуы буенча концессиягә тапшыруны оештыру.»

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы составында Тукай муниципаль районының мәгълүмат сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                         Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 199.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International