«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«21» март 2022 ел №19/11
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау һәм гражданнарны шәхси кабул итү тәртибе һәм сроклары турында нигезләмәне әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2014 елның 15 октябрендәге 32/8 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына үз эшендә әлеге Нигезләмәгә таянып эш итәргә.
4. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасырәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru)һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы составында Тукай муниципаль районы мәгълүмат сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
Тукай муниципаль районы Советының 2021 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында нигезләмә
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге Нигезләмәнең гамәлдә булуы гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләренә, федераль конституция законнарында һәм башка федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә каралырга тиешле мөрәҗәгатьләрдән тыш, кагыла.
1.2. Әлеге Нигезләмәдә җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе күрсәтелгән органнар, вазыйфаи затлар тарафыннан гражданнарның, шул исәптән юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау белән бәйле хокук мөнәсәбәтләренә, шулай ук гражданнар, гражданнар берләшмәләренең, шул исәптән юридик затларның, гавами әһәмияткә ия функцияләрне гамәлгә ашыручы муниципаль учреждениеләр, башка оешмалар һәм аларның вазыйфаи затлары мөрәҗәгатьләрен карауга бәйле хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
1.3. Һәр граждан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларынашәхсән яки үз вәкиле аша мөрәҗәгать итәргә, шулай ук шәхси һәм коллектив мөрәҗәгатьләр, гражданнар җәмгыяте, шул исәптән юридик зат мөрәҗәгатьләре җибәрергә хокуклы.
1.4. Гражданнар мөрәҗәгать итү хокукын ирекле һәм үз ихтиярлары белән гамәлгә ашыралар. Мөрәҗәгать итү хокукын гамәлгә ашыру башка затларның хокукларын һәм ирекләрен бозмаска тиеш.
1.5. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау бушлай башкарыла.
1.6. Әлеге Нигезләмәдә кулланыла торган төп төшенчәләр «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән мәгънәләрдә кулланыла.
1.7. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары үз компетенциясе чикләрендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итәргә, аларны «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм әлеге Нигезләмә белән билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда карарга, тиешле чаралар күрергә, нигезләнгән җаваплар бирергә тиеш.
2. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау эшен оештыру
2.1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары (алга таба – җирле үзидарә органнары) һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары (алга таба – вазыйфаи затлар) гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эшне оештырырга, мөрәҗәгатьләрне объектив, һәрьяклы һәм вакытында карауны, гражданнарның мөрәҗәгатьләре асылы буенча карарлар кабул итәргә хокуклы вазыйфаи затлар тарафыннан гражданнарны шәхсән кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.
2.2. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эш кәгазьләрен алып бару эш кәгазьләрен алып баруның башка төрләреннән аерым алып барыла.
2.3. Җирле үзидарә органнарына һәм вазыйфаи затларга язмача яки телдән кергән, шәхси кабул итүдә бәян ителгән барлык мөрәҗәгатьләр, шулай ук почта, телефон, телеграф яисә башка юл белән алынган мөрәҗәгатьләр билгеләнгән тәртиптә теркәлә.
2.4. Язма мөрәҗәгать җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка кергәннән соң өч көн эчендә мәҗбүри теркәлергә тиеш.
2.5. Җирле үзидарә органнары гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итүне махсус төзелә торган структур бүлекчәләре яисә эшчәнлеге тиешле нигезләмәләр белән каралган махсус билгеләнгән затлар аша оештыралар.
3. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшнең ведомстволылыгы
3.1. Граждан язма мөрәҗәгатьне компетенциясенә мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү кергән органга яисә вазыйфаи затка турыдан-туры җибәрә.
3.2. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан аларның компетенциясе нигезендә карала.
3.3. Хәл итү әлеге җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат компетенциясенә керми торган мәсьәләләрне үз эченә алган язма мөрәҗәгать, мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү компетенциясенә кергән тиешле органга яисә тиешле вазыйфаи затка, мөрәҗәгатьне яңа адреска җибәрү турында мөрәҗәгать җибәргән гражданга хәбәр итеп, Федераль законның 11 статьясы 4 өлешендә күрсәтелгән очраклардан тыш, теркәлгән көннән җиде көн эчендә җибәрелә.
3.4. Язма мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү берничә дәүләт органы, җирле үзидарә органнары яки вазыйфаи зат компетенциясенә кергән очракта, мөрәҗәгатьнең күчермәсе теркәлгән көннән җиде көн эчендә тиешле дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына яисә тиешле вазыйфаи затларга җибәрелә.
3.4. Шикаятьне, карау өчен, карарына һәм гамәленә (яки гамәл кылмавына) шикаять белдерелә торган дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка җибәрү тыела.
3.5. Әлеге Нигезләмәнең 3.4 пунктта каралган тыюга бәйле рәвештә шикаятьне карау өчен мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү компетенцияләренә кергән дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка җибәрү мөмкин булмаган очракта, шикаять гражданинга аның тиешле карарга яки гамәлгә (гамәл кылмавына) билгеләнгән тәртиптә судка шикаять бирү хокукын аңлатып кире кайтарыла.
4. Мөрәҗәгатьне караганда гражданның хокуклары
4.1. Җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат тарафыннан мөрәҗәгатьне караганда граждан хокуклы:
1) мөрәҗәгатьне караучы затка дәлилләрне шәхсән бәян итәргә;
2) җирле үзидарә органының тиешле структур бүлекчәсендә яисә тиешле вазыйфаи заттан телдән (шул исәптән телефон аша) яки электрон формада язма мөрәҗәгатьне теркәү турында, шулай ук аны карау сроклары турында мәгълүмат алырга;
3) мөрәҗәгатьне кабул итүче орган вәкаләтле заты (вазыйфаи заты) тарафыннан язма мөрәҗәгатьне кабул итү фактын граждан тапшырган мөрәҗәгатьнең икенче нөсхәсендә, датасын һәм номерын күрсәтеп, имза кую юлы белән таныклауга;
4) өстәмә документлар һәм материаллар тапшырырга яисә аларны соратып алу турында, шул исәптән электрон формада мөрәҗәгать итәргә;
5) әгәр башка затларның хокукларына, ирекләренә һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылмаса, әгәр күрсәтелгән документларда һәм материалларда дәүләт серен яки федераль закон тарафыннан саклана торган башка серне тәшкил итүче белешмәләр булмаса, мөрәҗәгатьне карауга кагылышлы документлар һәм материаллар белән танышырга;
6) мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрнең асылы буенча, Федераль законның 11 статьясында күрсәтелгән очраклардан тыш, язма җавап алырга, ә федераль законның 11 статьясы 5.1 өлешендә каралган очракларда, аны бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итү нигезендә, язма мөрәҗәгатьне мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү компетенциясенә кергән җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка яңадан адреслау турында хәбәрнамә алырга;
7) мөрәҗәгатьне Россия Федерациясе законнары нигезендә административ һәм (яисә) суд тәртибендә карап тикшерүгә бәйле мөрәҗәгать буенча кабул ителгән карарга яисә гамәлгә (гамәл кылмауга) шикаять белән мөрәҗәгать итәргә;
8) мөрәҗәгатьне карауны туктату турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә.
4.2. Гражданнар җирле үзидарә органнарына һәм вазыйфаи затларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә, туган телдә яки Россия Федерациясе халыкларының теләсә кайсы башка телендә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Гражданнарның тәкъдимнәренә, гаризаларына, шикаятьләренә җаваплар мөрәҗәгать телендә бирелә. Мөрәҗәгать телендә җавап бирү мөмкин булмаган очракта, Татарстан Республикасы дәүләт телләре кулланыла.
5. Мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә гражданның иминлек гарантияләре
5.1. Гражданны җирле үзидарә органнарына яки вазыйфаи затка күрсәтелгән органнар яисә вазыйфаи зат эшчәнлегенә тәнкыйть белән яисә үз хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен һәм башка затларның хокукларын, ирекләрен, һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызу һәм яклау максатында мөрәҗәгать итү белән бәйле рәвештә эзәрлекләү тыела.
5.2. Мөрәҗәгатьне караганда, мөрәҗәгатьтәге мәгълүматларны, шулай ук гражданның шәхси тормышына кагылышлы мәгълүматларны аның ризалыгыннан башка тарату рөхсәт ителми. Мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрне хәл итү компетенциясенә кергән дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка язма мөрәҗәгать җибәрү мөрәҗәгатьтәге мәгълүматларны тарату булып тормый.
6. Язма мөрәҗәгатькә таләпләр
6.1. Граждан үзенең язма мөрәҗәгатендә мәҗбүри рәвештә язма мөрәҗәгать җибәргән җирле үзидарә органы атамасын, яисә тиешле вазыйфаи затның фамилиясен, исемен, атасының исемен, яисә тиешле затның вазыйфасын, шулай ук үз фамилиясен, исемен, атасының исемен (соңгысы – булган очракта), җавап, мөрәҗәгатьне яңа адреска юнәлтү турында хәбәрнамә җибәрелергә тиешле почта адресын күрсәтә, тәкъдимнең, гаризаның яисә шикаятьнең асылын бәян итә, шәхси имзасын һәм дата куя.
6.2. Үз дәлилләрен раслау өчен кирәк булган очракта, граждан язма мөрәҗәгатькә документлар һәм материалларны яки аларның күчермәләрен терки.
6.3. Җирле үзидарә органнарына яисә вазыйфаи затка электрон документ формасында кергән мөрәҗәгать Федераль законда билгеләнгән тәртиптә каралырга тиеш. Мөрәҗәгатьтә гражданин үз фамилиясен, исемен, атасының исемен (соңгысы – булган очракта), җавап, мөрәҗәгатьне яңа адреска юнәлтү турында хәбәрнамә җибәрелергә тиешле электрон почта адресын мәҗбүри рәвештә күрсәтә. Граждан мондый мөрәҗәгатькә кирәкле документлар һәм материалларны электрон формада теркәргә хокуклы.
7. Мөрәҗәгатьне карауга кабул итү мәҗбүрилеге
7.1. Җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка аларның компетенциясе нигезендә кергән мөрәҗәгать мәҗбүри каралырга тиеш.
7.2. Мөрәҗәгатне караучы җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат, кирәк булган очракта, аны карап тикшерүне урынга чыгып тәэмин итә ала.
8. Мөрәҗәгатьне карау
8.1. Җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат:
1) мөрәҗәгатьне объектив, һәрьяклы һәм вакытында карауны, кирәк очракта – мөрәҗәгать җибәргән граждан катнашында карауны тәэмин итә;
2) мөрәҗәгатьне карау өчен кирәкле документларны һәм материалларны, шул исәптән электрон формада, башка дәүләт органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан һәм башка вазыйфаи затлардан соратып ала, судлардан, сорау алу органнарыннан һәм алдан тикшерү органнарыннан тыш;
3) гражданның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызуга яисә яклауга юнәлдерелгән чаралар күрә;
4) мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрнең асылы буенча, Федераль законның 11 статьясында күрсәтелгән очраклардан тыш, язмача җавап бирә;
5) гражданга аның мөрәҗәгатен башка дәүләт органына, җирле үзидарә органына яисә башка вазыйфаи затка аларның компетенциясе нигезендә карау өчен җибәрү турында хәбәр итә.
8.2. Җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат билгеләнгән тәртиптә мөрәҗәгатьне караучы дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат запросы буенча 15 көн эчендә мөрәҗәгатьне карау өчен кирәкле документларны һәм материалларны тәкъдим итәргә тиеш, дәүләт сере яки федераль закон тарафыннан саклана торган башка серне тәшкил итүче белешмәләрне үз эченә алган һәм тәкъдим итүнең аерым тәртибе билгеләнгән документлардан һәм материаллардан тыш.
8.3. Мөрәҗәгатькә җавап җирле үзидарә органы җитәкчесе, вазыйфаи зат яисә вәкаләтле зат тарафыннан имзалана.
8.4. Җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка электрон документ формасында кергән мөрәҗәгатькә җавап электрон документ формасында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән электрон почта адресы буенча җибәрелә һәм җирле үзидарә органнарына яисә вазыйфаи затка язмача кергән мөрәҗәгатькә язмача мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән почта адресы буенча җибәрелә. Моннан тыш, җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка кергән билгесез затлар даирәсе мәнфәгатьләренә кагылучы тәкъдим, гариза яки шикаятьне үз эченә алган мөрәҗәгатькә, аерым алганда, билгесез затлар даирәсенә карата чыгарылган суд карарына, шул исәптән суд карарына шикаять бирү тәртибен аңлатып, җавап «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы рәсми сайтында Федераль законның 6 статьясы 2 өлеше таләпләрен үтәп урнаштырылырга мөмкин.
9. Язма мөрәҗәгатьне карау сроклары
9.1. Җирле үзидарә органына яисә вазыйфаи затка аларның компетенциясе нигезендә кергән язма мөрәҗәгать язма мөрәҗәгать теркәлгән көннән соң 30 көн эчендә карала.
9.2. Аерым очракларда, шулай ук Федераль законның 10 статьясы 2 өлешендә каралган запросны җибәргән очракта, җирле үзидарә органы җитәкчесе, вазыйфаи зат яисә моңа вәкаләтле зат мөрәҗәгатьне карау срогын, мөрәҗәгать җибәргән гражданинга аны карау срогын озайту турында хәбәр итеп, 30 көннән дә артмаган вакытка озайтырга хокуклы.
10. Коррупция юнәлешендәге фактлар буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибе
10.1. «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә гражданнар коррупция юнәлешендәге фактлар буенча җирле үзидарә органнарына һәм җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларына мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы.
10.2. Коррупция юнәлешендәге фактлар буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре үз эченә коррупция һәм янап акча алу, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кысу, хезмәт тәртибенә карата таләпләрне бозу, шулай ук хезмәт урыныннан явызларча файдалану билгеләре булган башка гамәлләр кылу фактлары турында мәгълүматны ала.
10.3. Кергән мөрәҗәгатьтә әзерләнә торган, башкарыла торган яки башкарылган хокукка каршы гамәл, шулай ук аны әзерәүче, башкаручы яки башкарган зат турында мәгълүматлар булганда, мондый мөрәҗәгать аларның компетенциясе нигезендә хокук саклау органнарына җибәрелә.
10.4. Коррупция юнәлешендәге фактлар буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүче вазыйфаи затлар, Россия Федерациясе законнары нигезендә хезмәт мәгълүматларының һәм конфиденциаль характердагы белешмәләрнең сакланышы өчен билгеләнгән тәртиптә шәхси җаваплылыкка ия.
10.5. Җирле үзидарә органнарына һәм вазыйфаи затларга кергән коррупция юнәлешендәге фактлар буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән тәртиптә каралырга тиеш.
11. Гражданнарны шәхси кабул итү
11.1. Җирле үзидарә органнарында гражданнарны шәхси кабул итү аларның җитәкчеләре һәм моңа вәкаләтле затлар тарафыннан үткәрелә. Кабул итү урыны, шулай ук кабул итү өчен билгеләнгән көннәр һәм сәгатьләр турында мәгълүмат гражданнар игътибарына җиткерелә.
Кабул итү урыны, шулай ук кабул итү өчен билгеләнгән көннәр һәм сәгатьләр, гражданнарны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның элемтә телефоннары турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша гражданнар игътибарына җиткерелә. Күрсәтелгән мәгълүмат шулай ук җирле үзидарә органнары биналарында һәркем өчен уңайлы урыннарда урнаштырыла.
11.2. Кабул итүгә язылган һәр гражданга шәхси кабул итү карточкасы тутырыла (әлеге Нигезләмәнең 1 нче кушымтасында билгеләнгән форма), анда күрсәтелә:
1) мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме һәм атасының (булганда) исеме;
2) яшәү урыны адресы;
3) кабул итүне алып баручы вазыйфаи зат фамилиясе;
4) башка кирәкле белешмәләр.
11.3. Шәхси кабул итү вакытында граждан шәхесен таныклаучы документ күрсәтә.
11.4. Телдән мөрәҗәгать эчтәлеге гражданны шәхси кабул итү карточкасына кертелә. Телдән мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар һәм хәлләр ачыкта-ачык һәм өстәмә тикшерү таләп итмәгән очракта, мөрәҗәгатькә җавап шәхси кабул итү барышында гражданның ризалыгы белән телдән бирелергә мөмкин, бу хакта гражданның шәхси кабул итү карточкасына язу кертелә. Калган очракларда мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча язмача җавап бирелә.
11.5. Шәхси кабул итү барышында кабул ителгән язма мөрәҗәгать Федераль законда билгеләнгән тәртиптә теркәлергә һәм каралырга тиеш.
11.6. Мөрәҗәгатьтә җирле үзидарә органы яисә вазыйфаи зат компетенциясенә керми торган мәсьәләләр булса, гражданга аңа кая һәм нинди тәртиптә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында аңлатма бирелә.
11.7. Әгәр гражданга мөрәҗәгатьтә куелган сорауларның асылы буенча элек җавап бирелгән булса, шәхси кабул итү барышында мөрәҗәгатьне алга таба караудан баш тартылырга мөмкин.
11.8. Гражданнарны шәхси кабул итү өчен билгеләнгән көннәрдә һәм сәгатьләрдә җирле үзидарә органнарында беренче чиратта шәхси кабул итү хокукына ия:
1) I, II төркем инвалидлар һәм (яки) аларның законлы вәкилләре (ата-аналарның берсе, уллыкка алучылар, опекун яки попечитель);
2) Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россия Федерациясе Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары;
3) инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан затлар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм мондый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм яклауга бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итүче вәкилләр;
4) кабул итүгә өч яшькә кадәрге балалар белән килгән гражданнар.
11.9. Беренче чиратта шәхси кабул итү хокукына бер үк вакытта берничә граждан ия булса, күрсәтелгән гражданнарны кабул итү аларның шәхси кабул итүгә килү тәртибендә гамәлгә ашырыла.
11.10. Әлеге Нигезләмәнең 10.8 пунктында күрсәтелгән гражданнар шәхси кабул итү вакытында беренче чиратта шәхси кабул итү хокукын билгели торган документ тәкъдим итәләр.
12. Мөрәҗәгатьләрне карау тәртибенең үтәлешен контрольдә тоту
12.1. Җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар үз вәкаләтләре чикләрендә мөрәҗәгатьләрне карау тәртибе һәм сроклары, мөрәҗәгатьләргә язма җаваплар җибәрү тәртибен һәм срокларын үтәүне контрольдә тота, кергән мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеген анализлый, гражданнарның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу сәбәпләрен вакытында ачыклау һәм бетерү буенча чаралар күрә.
13. Мөрәҗәгатьләрдә булган мәгълүматны анализлау һәм гомумиләштерү
13.1. Җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар, гражданнар мөрәҗәгатьләре керүгә йогынты ясый торган сәбәпләрне ачыклау һәм бетерү максатында, ел саен гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне гомумиләштерергә һәм анализларга тиеш. Әлеге анализда кергән, яңа адреска юнәлтелгән һәм каралган язма мөрәҗәгатьләрнең, электрон документ формасында мөрәҗәгатьләрнең саны, гражданнарны кабул итү урыннары, көннәре һәм сәгатьләре, шәхси кабул итүдә кабул ителгән гражданнар саны, гражданнарны шәхси кабул итү һәм шәхси кабул итү буенча вәкаләтле затлар турында, мөрәҗәгатьләр тематикасы турында, мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча кабул ителгән чаралар, шул исәптән кабул ителгән норматив хокукый һәм башка актлар (булганда) турында мәгълүмат булырга тиеш.
13.2. Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ, шулай ук билгесез затлар даирәсе мәнфәгатьләренә кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр буенча аңлатмалар җирле үзидарә органнары тарафыннан «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (әлеге Нигезләмәнең 2 нче кушымтасында билгеләнгән формада) урнаштырыла.
14. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында законнарны бозган өчен җаваплылык
14.1. «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын бозуда гаепле затлар Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылыкка ия.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында нигезләмәгә 1 кушымта
Гражданны шәхси кабул итү карточкасы №
____________________________________________________
Кабул итү датасы «__» _________ 20__ ел
Кабул итү вакыты __: __ сәг.
Кабул итү урыны: ____________________________________________
Кабул итүче вазыйфаи затныӊ ИФАи: ____________________________
___________________________________________________________________
|
Гражданныӊ, оешма вәкиленеӊ ИФАи |
|
|
Мөрәҗәгать итүченеӊ яшәү адресы һәм телефоны |
|
|
Эш урыны |
|
|
Сорауныӊ кыскача эчтәлеге
|
|
|
Күрсәтмә _____________________ (кемгә)
|
|
|
Үтәү срогы, озайту турында мәгълүмат
|
|
|
Гаризаны карау нәтиҗәләре |
|
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында нигезләмәгә 2 кушымта
Тукай муниципаль районында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында
статистик мәгълүматлар
|
Мәгълүмат исеме
|
Цифрлы мәгълүматлар |
|
|
|
______ел |
_____ел
|
|
Барлык кергән мөрәҗәгатьләр (хат, шәхси кабул итү, электрон мөрәҗәгатьләр) |
|
|
|
шул исәптән электрон мөрәҗәгатьләр (интернет, электрон почта) |
|
|
|
Шул исәптән шәхси кабул итүдә кабул ителде: |
|
|
|
Контрольгә алынды |
|
|
|
Уңай хәл ителде |
|
|
|
Урынга чыгу белән тикшерелде |
|
|