ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«21» март 2022 ел №19/12
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» 2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 31 статьяныӊ 31.11 пункты 4 пунктчасын яӊа редакциядә бәян итәргә:
«хезмәт кенәгәсенең һәм (яки) хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматныӊ законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән күчермәсе»;
1.2. 20 статьяныӊ 20.1 пункты 2 пунктчасын төшереп калдырырга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев