КАРАР «18» апрель 2022 ел     № 20/5 Тукай муниципаль районында 2021 ел өчен авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында  

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«18» апрель 2022 ел                                                                                                   № 20/5

 

 

Тукай муниципаль районында 2021 ел өчен авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында  

 

«Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында» 2016 елның 12 январендәге 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны игътибарга алырга.

2. Район Башкарма комитетына:

- 2020-2022 елларга авылда кече хуҗалыкларны үстерү муниципаль программасының контроль күрсәткечләрен үтәү буенча эзлекле эш алып барырга;

- шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар белән җитештерелгән һәм эшкәртелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сату максатында эшне дәвам итәргә.

3. Авыл җирлекләре Башлыкларына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклап калу һәм терлекләрнең баш санын киметмәү буенча эшне контрольдә тотарга тәкъдим итәргә.

4. Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тәкъдим итәргә:

- халыктан әзерләүчеләр тарафыннан сатып алына торган продукциянең барлык төрләре өчен сатып алу бәяләре дәрәҗәсенә ай саен мониторинг ясарга;

- Тукай районының крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм шәхси хуҗалыклары белән берлектә, авылда кече хуҗалыкларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашу өчен, булдыклы фермерларны, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарны сайлап алырга.

5. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә халык хуҗалыкларыныӊ, фермерларныӊ, авыл хуҗалыгы кооперативларыныӊ, авыл җирлегендә эшмәкәрлекнеӊ башка формаларыныӊ уңай эш мисалларын даими яктыртырга тәкъдим итәргә.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                            Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 541.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International