КАРАР «18» апрель 2022 ел      №  20/8 Район халкының сәламәтлеген ныгыту буенча күрелә торган чаралар турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«18» апрель 2022 ел                                                                                       №  20/8_____

 

 

Район халкының сәламәтлеген ныгыту буенча күрелә торган чаралар турында

 

«Район халкының сәламәтлеген ныгыту буенча күрелә торган чаралар турында» мәгълүматны тыңлап, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. «Район халкының сәламәтлеген ныгыту буенча күрелә торган чаралар турында» мәгълүматны исәпкә алырга.
  2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 30 декабрендәге 1375 номерлы карары белән расланган дәүләт гарантияләре программасы нигезендә һәм Тукай муниципаль районы башкарма комитеты раслаган район программалары нигезендә район халкының сәламәтлеген ныгыту буенча профилактик эшне дәвам итәргә.
  3. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә даими рәвештә «Тукай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе уздырган профилактик декадниклар тематикасы буенча мәкаләләрне яктыртуны тәкъдим итәргә.
  4. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү коплекслы үзәге белән пациентларны диспансерлаштыруга, 65 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк затларга җентекле диспансерлаштыруга, шулай ук озак вакытлы карау системасы буенча диспансер күзәтүенә алып бару буенча уртак эшне дәвам итәргә.  
  5.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                            Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 447.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International