КАРАР «18» апрель 2022 ел    № 20/9 Тукай муниципаль районында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«18» апрель 2022 ел                                                                                           № 20/9____

 

 

Тукай муниципаль районында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында

 

«Тукай муниципаль районында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында» мәгълүматны тыңлаганнан соң, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. «Тукай муниципаль районында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында» мәгълүматны исәпкә алырга.
  2. Башкарма комитетка яшьләрнең социаль-икътисадый активлыгын арттыру, үз сәләт-теләкләрен тормышка ашыру өчен хокукый, икътисадый һәм оештыру шартлары һәм гарантияләр булдыру, яшьләрне иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышка җәлеп итү буенча эш оештырырга.
  3. Башкарма комитетка яшьләр сәясәте, мәдәният һәм спорт, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә яшьләр белән системалы эшне оештыру һәм камилләштерү максатларында ведомствоара хезмәттәшлек механизмнарын эшләргә.
  4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                    Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 366.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International