КАРАР «18» апрель 2022 ел    № 20/7 Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«18» апрель 2022 ел                                                                                               № 20/7

 

 

Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында

 

 

«Тукай муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында» мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерүнең һәм эшкә урнаштыруның зур социаль әһәмиятен исәпкә алып, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны игътибарга алырга.

2. 2022 елның җәйге чорында балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру буенча чаралар планын кушымта нигезендә расларга.

3. Район Башкарма комитетына 2022 елның җәйге чорында «Балкыш» балалар сәламәтләндерү-белем бирү лагере, мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьлары, хезмәт һәм ял лагерьлары, профильле лагерьлар эшчәнлеген тәэмин итәргә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                     Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 375.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International