КАРАР «16» май 2022 ел      № 21/3 Район территориясендә яшь буынга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«16» май 2022 ел                                                                              № 21/3

 

 

Район территориясендә яшь буынга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү турында

 

«Район территориясендә яшь буынга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү турында» мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, балалар һәм яшүсмерләрне гражданлык һәм патриотик тәрбияләүнең зур социаль әһәмиятен исәпкә алып, муниципаль берәмлек Советы

 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. Мәгълүматны исәпкә алырга.
  2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә һәм «Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениясенә яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү дәрәҗәсен һәм мөһим юнәлешләрен  өйрәнү буенча эшне дәвам итәргә.
  3. Район Башкарма комитетына, гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән берлектә, югары сыйныф укучыларын 2022 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакыру буенча эшне дәвам итәргә.
  4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш редакторына әлеге тема кысаларында үткәрелгән төп чараларны район газетасында яктыртырга.  
  5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары                               И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                            Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 431.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International