«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«16» мая 2022 ел № 21/4
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» Тукай муниципаль районы Советының 2014 елның 20 ноябрендәге 33/3 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елныӊ 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 8 статьясы, «Россия Федерациясенеӊ аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елныӊ декбарендәге 90-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларныӊ һәм башка затларныӊ чыгымнары аларныӊ керемнәренә туры килүне контрольдә тоту турында (2022 елныӊ 1 апреленә үзгәрешләр белән)» 2012 елныӊ 3 декаберндәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмәне раслау хакында» Тукай муниципаль районы Советының 2014 елның 20 ноябрендәге 33/3 номерлы карарына (2015 елныӊ 6 апрелендәге 36/6, 2021 елныӊ 28 маендагы 11/4 номерлы карарлар үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү турында нигезләмә»неӊ 6 пункты «в» пунктчасын яӊа редакциядә бәян итәргә:
«в) хисап чорына (1 январьдан 31 декабрьгә кадәр) җир кишәрлеге, башка күчемсез милек объекты, транспорт чарасы, кыйммәтле кәгазьләр (оешмаларның устав (җыелма) капиталларында катнашу өлеше, пайлар), цифрлы финанс активлары, цифрлы валюта сатып алу буенча һәр сделка буенча үз чыгымнары, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында мәгълүмат, әгәр мондый килешүләрнең гомуми суммасы әлеге затның һәм аның хатынының (иренең) сатып алу килешүенә кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артып китсә, һәм башкарылган сделкага средстволар алу чыганаклары турында.
2. Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы составында Тукай муниципаль районының мәгълүмат сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет РәисеФ.М. Камаев