ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«16» май 2022 ел № 21/8
«Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын раслау турында» 2013 елның 28 августындагы 23/10 номерлы Тукай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Башкарма комитетның персонал белән эшләү бүлеге башлыгы Л.Ф. Сәлимованыӊ «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертү турында» мәгълүматын тыңлап фикер алышканнан соң, штат расписаниесен тәртипкә салуга бәйле рәвештә, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасын раслау турында» 2013 елның 28 августындагы 23/10 номерлы Тукай муниципаль районы Советы карарына кушымта нигезендә үзгәрешләр кертергә.
2. Әлеге карар рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Тукай муниципаль районы сайтында урнаштырылганнан соң үз көченә керә.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет РәисеФ.М. Камаев