КАРАР «16» май 2022 ел    № 21/1 Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«16» май 2022 ел                                                                              № 21/1

 

 

Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында

 

«Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору чаралары турында» мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны исәпкә алырга.

2. Район Башкарма комитетына:

- «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы чараларының үтәлешен тәэмин итәргә;

- РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай муниципаль районы буенча бүлеге белән берлектә, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның законсыз яшәү һәм законсыз хезмәт эшчәнлеген кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча эшне дәвам итәргә.

3. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:

- авыл җирлекләре территориясенә чит ил гражданнарының килүен системалы рәвештә анализларга;

- дини объектларга хокук билгели торган документларны рәсмиләштерү эшен төгәлләргә;

- авыл җирлеге территориясендә урнашкан объектларның террорчылыкка каршы яклануына карата таләпләрне үтәүне тәэмин итәргә, ирекле халык дружинасы әгъзалары белән берлектә, теркәлмәгән затларның законсыз яшәү мөмкинлеген ачыклау максатыннан, буш йортларны даими йөреп чыгуны оештырырга.

4. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә район халкына рухи-әхлакый тәрбия бирүгә, милләтара һәм конфессияара мәсьәләләрне даими яктыртуга юнәлтелгән материалларны бастыруны дәвам итәргә.

5. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 695.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International