ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«27» июня 2022 ел № 22/1
Тукай муниципаль районының күчемсез муниципаль мөлкәтен алга таба «Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге муниципаль милегенә тапшыру өчен читләштерү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьялары нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Муниципаль район Башкарма комитетына түбәндәге муниципаль мөлкәтне «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге милкенә түләүсез тапшыруны килештерергә:
1.1. Полевая һәм Төзүчеләр урамы буенча җир асты газүткәргече
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке авыл җирлеге Бәтке торак пунктында гомуми бәясе 1 500000,00 сумга ГРПШ урнаштыру.
2. Тукай муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мөлкәтне кабул итү-тапшыруны башкарырга.
3. Муниципаль берәмлеккә әлеге карар кабул ителгән көннән бер ай эчендә имзаланган мөлкәтне кабул итү-тапшыру актларын Тукай муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына җибәрергә тәкъдим итәргә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев