КАРАР «27» июня  2022 ел   № 22/6 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын әзерләү һәм раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

«27» июня  2022 ел                                                                                             № 22/6

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын әзерләү һәм раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында

 

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 29.4 статьясы 8 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын әзерләү һәм раслау тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2015 елның 10 августындагы 38/7 номерлы карарын гамәлдән чыгарырга.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын әзерләү һәм раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибе турында нигезләмәне расларга (кушымта бирелә).

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында  (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга (халыкка җиткерергә).

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                         Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының  2022 елның 27 июнендәге 22/6 номерлы карарына кушымта

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын әзерләү һәм раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибе турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге нигезләмәТатарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын әзерләү һәм раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибен билгели.

1.2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативлары (алга таба – җирле нормативлар) җирлекләрнең электр һәм газ белән тәэмин итү өлкәләренә, муниципаль район чикләрендәге торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юллары; мәгариф; сәламәтлек саклау; физик культура һәм массакүләм спорт; каты коммуналь калдыкларны эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру һәм җирле әһәмияттәге башка объектлар өлкәләренә караган  җирле әһәмияттәге объектлар белән муниципаль район халкы тәэмин ителешенең минималь рөхсәт ителгән дәрәҗәсенең хисап күрсәткечләре җыелмасын һәм муниципаль район халкы өчен мондый объектларның территориаль яктан мөмкин кадәр күбрәк файдалана алуының хисап күрсәткечләрен билгели.

1.3. Җирле нормативларны әзерләү түбәндәгеләрне исәпкә алып башкарыла:

1) Тукай муниципаль районы территориясендә халыкның социаль-демографик составы һәм халык тыгызлыгы;

2) Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе һәм аны тормышка ашыру буенча чаралар планы;

3) Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының һәм кызыксынган затларның тәкъдимнәре;

4) Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2021 елның 15 февралендәге 71 номерлы боерыгы белән расланган шәһәр төзелешен проектлаштыру нормативларын әзерләү буенча методик рекомендацияләр.

1.4. Җирле нормативлар үз эченә ала:

1) Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексының 29.2 статьясы 1, 3 - 4.1 өлешләрендә каралган хисап күрсәткечләрен билгели торган төп өлеш;

2) шәһәр төзелешен проектлаштыру нормативларының төп өлешендәге хисап күрсәткечләрен нигезләү буенча материаллар;

3) шәһәр төзелешен проектлаштыру нормативларының төп өлешендә булган хисап күрсәткечләрен куллану кагыйдәләре һәм өлкәсе.

1.5. Әгәр җирле нормативларда аерым минималь хисап күрсәткечләре юк икән, Татарстан Республикасы шәһәр төзелешен проектлаштыру нормативлары составында хисап күрсәткечләренең иң чик күрсәткечләре кулланылырга тиеш.

II. Җирле нормативларны әзерләү һәм раслау тәртибе

 

2.1. Җирле нормативларны әзерләү турында карар Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан кабул ителә һәм муниципаль хокукый акт рәвешендә рәсмиләштерелә.

2.2. Җирле нормативларны әзерләү турында карарда билгеләнә:

- җирле нормативларда чагылырга тиешле хисап күрсәткечләре исемлеге;

- җирле нормативлар проектларын эшләү срокларына күрсәтмә;

- кызыксынган затлар тарафыннан җирле нормативларны әзерләүгә кагылышлы тәкъдимнәр бирү вакыты һәм тәртибе турында белешмәләр;

- җирле нормативларны әзерләү буенча финанслау шартлары һәм эшләрне оештыруның башка мәсьәләләре.

2.3. Җирле нормативларны әзерләү Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан мөстәкыйль рәвештә яисә махсуслаштырылган оешманы сатулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда каралган тәртиптә җәлеп итеп гамәлгә ашырылырга мөмкин.

2.4. Башкарма комитет:

- җирле нормативлар проектын эшләү буенча эшләрне оештыруны гамәлгә ашыра;

- җирле нормативларны эшләү буенча техник бирем әзерли;

- кызыксынган затларның җирле нормативларны әзерләүгә кагылышлы тәкъдимнәрен җыюны тәэмин итә;

- шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативларын раслау яки аларга үзгәрешләр кертү турында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы карары проектын әзерли.

2.5. Башкарма комитет  җирле нормативлар проектын әлеге нормативларны кабул итүдә кызыксынган органнар һәм оешмалар, дәүләт күзәтчелеге органнары белән килештерүне гамәлгә ашыра.

Килештерүче оешмалар һәм органнар исемлеге гамәлдәге законнар нигезендә техник биремдә Башкарма комитет тарафыннан билгеләнә.

Җирле нормативлар проектын килештерү срогы килештерү өчен җибәрелгән көннән бер ай тәшкил итә.

Билгеләнгән вакытка килештерүче органнардан җирле нормативлар проектына бәяләмәләр кермәгән очракта, әлеге проект килештерелгән дип санала.

2.6. Башкарма комитет муниципаль хокукый актларны, башка рәсми мәгълүматны рәсми бастырып чыгару өчен билгеләнгән тәртиптә, җирле нормативлар проектын раслаганчы ике айдан да ким булмаган вакыт эчендә бастыруны тәэмин итә.

2.7. 2.6 пунктында күрсәтелгән срок үткәннән соң, Башкарма комитет, кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, җирле нормативлар проектын эшләп бетерә һәм аны Башкарма комитет Җитәкчесенә тапшыра. Кергән тәкъдимнәр турында гомумиләштерелгән мәгълүмат һәм мондый тәкъдимнәр белән килешүнең (килешмәүнең) дәлилләнгән нигезләнүен күрсәтү җирле нормативларның эшләп бетерелгән проектына мәҗбүри кушымта булып тора.

2.8. Башкарма комитет Җитәкчесе аңа җирле нормативлар проектын тәкъдим иткәннән соң, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советына җирле нормативлар проектын раслау өчен җибәрү турында яисә җирле нормативларны кире кагу турында һәм, аларны кабат тапшыру датасын күрсәтеп, эшләп бетерүгә җибәрү турында кабул итә.

2.9. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелешен проектлаштыруның җирле нормативлары Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы тарафыннан раслана.

2.10. Башкарма комитет расланган җирле нормативларны расланган көннән биш көннән дә артмаган срокта Федераль дәүләт территориаль планлаштыру мәгълүмат системасында урнаштыруны тәэмин итә.

 

III. Җирле нормативларга үзгәрешләр кертү

 

Җирле нормативларга үзгәрешләр кертү җирле нормативларны әзерләү һәм раслау өчен әлеге нигезләмә белән билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.98 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International