ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«05» сентябрь 2022 ел № 23/3
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе чаралары планына үзгәрешләр кертү турында
«2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе чаралары планына үзгәрешләр кертү турында» муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары И.Н. Яббаровныӊ чыгышын тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ
1. 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе чаралары планын үзгәрешләр белән расларга.
2. Башкарма комитетка 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе чараларыныӊ үзгәртелгән планын үтәүгә кабул итәргә.
3. 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш стратегиясе чаралары планын үзгәрешләр белән Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев