ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«05» сентябрь 2022 ел № 23/6
2023 елга, 2024 һәм 20245 еллар планы чорына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативына алыштыруны килештерү турында
Россия Федерациясе Бюджет кодексының 138 статьясы 5 пункты нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ
1. 2023 елга, 20234 һәм 2025 еллар планы чорына бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативына алыштыруны килештерергә.
2. Әлеге карар күчермәсен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына җибәрергә.
3. Карар аңа кул куелган көннән үз көченә керә.
4. Әлеге карарны Тукай районының рәсми сайтында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев