КАРАР «10» октябрь 2022 ел № 24/4 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Тукай муниципаль районы Советы карары проекты

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«10» октябрь 2022 ел                                                           № 24/4

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Тукай муниципаль районы Советы карары проекты

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, муниципаль район уставыныӊ 95, 96 статьялары нигезендә еспубликасы Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Ре муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын 1 кушымта нигезендә беренче укылышта кабул итәргә һәм аны халык тыңлауларына чыгарырга.

2. Расларга:

- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын 1 кушымта нигезендә;

- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу тәртибен 2 кушымта нигезендә.

- «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибен 3 кушымта нигезендә.

3. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты буенча халык тыӊлауларын 2022 елныӊ 31 октябрендә 18.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча үткәрергә дип билгеләргә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт, 2 кат (муниципаль район Советыныӊ утырышлар залы).

4. Түбәндәге составта халык тыңлауларын үткәрү буенча комиссия төзергә:

1) Закиров Рөстәм Илдус улы – муниципаль район Башлыгы урынбасары, комиссия рәисе;

2) Әбделманова Роза Николаевна – комиссия әгъзасы;

3) Бухарина Наталья Владимировна – комиссия әгъзасы.

5. Халык тыңлауларын үткәрү буенча комиссиягә халык тыӊлауларын үткәрүне, әлеге карар проекты буенча гражданнар тәкъдимнәрен кабул итүне һәм исәпкә алуны тәэмин итәргә.

6. Законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә халык тыңлауларында әйтелгән һәм фикер алышу барышында кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, карар проектын эшләп бетерергә һәм Совет каравына кертергә.

7. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проектын «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

 7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                          Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2022 елныӊ __ октябрендәге ___ номерлы карарына 1 кушымта 

 

 

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ» МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ УСТАВЫНА ҮЗГӘРЕШЛӘР ҺӘМ ӨСТӘМӘЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА»

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ КАРАРЫ ПРОЕКТЫ

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, муниципаль район уставыныӊ 95, 96 статьялары нигезендә еспубликасы Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Ре муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертергә:

1) Уставның 44 статьясы 1 өлеше 3 пункты 13 абзацында «ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрә» сүзләрен төшереп калдырырга;

2) 44 статьяныӊ 1 өлеше 7 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 14 абзацны өстәргә:

«авыл торак пунктлары чикләреннән тыш район чигендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итә»;

3) 44 статьяныӊ 1 өлеше 9 пункты 23 абзацында «ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрә» сүзләрен төшереп калдырырга;

4) 44 статьяныӊ 1 өлеше 9 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 26 абзацны өстәргә:

«авыл торак пунктлары чикләреннән тыш район чигендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итә»;

5) 44 статьяныӊ 2 өлешенә түбәндәге эчтәлектәге 18 абзацны өстәргә: «муниципаль янгын сагы булдыра»;

6) 7 бүлекнеӊ 53 статьясы 3 пунктына түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә:

«Кандидатларның Татарстан Республикасы муниципаль районы финанс органы җитәкчесе вазыйфасын биләүгә квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү Татарстан Республикасы финанс органы катнашында гамәлгә ашырыла».

7) 87 статьяның 6 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 3 абзацны өстәргә:

«Россия Федерациясенең милли үсеш максатларын һәм аларга ирешү буенча гавами хакимият органнары эшчәнлеген билгеләүче документлар».

87 статья 6 пунктыныӊ 3-7 абзацларын 4-8 абзацлары дип санарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2022 елныӊ __ октябрендәге ___ номерлы карарына 2 кушымта 

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Тукай муниципаль районы Советы  карары проекты буенча гражданнарның тәкъдимнәрен исәпкә алу һәм гражданнарның аныӊ буенча фикер алышуда катнашу тәртибе

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»  карар проекты буенча тәкъдимнәр Тукай муниципаль районы Советына язма рәвештә төзәтмәләр таблицасы формасында  түбәндәге үрнәк нигезендә кертелә:

 

Пункт, пунктча

Карар проектыныӊ тексты

Төзәтелгән текст

Төзәтүне исәпкә алып, карар проекты тексты

Төзәтмәләр авторы (фамилиясе,исеме, атасыныӊ исеме, адресы, телефоны, эш (уку) урыны)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

         Тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре,                              М. Җәлил проспекты, 46 йорт;

         почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт

яисә факс буенча 8(8552)70-37-82.

         Тәкъдимнәр карар проекты «Якты юл» («Светлый путь») газетасында басылып чыккан көннән 2022 елныӊ 28 октябренә кадәр эш көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.          

         2. Халык тыӊлауларында чыгыш ясау хокукы белән катнашу өчен гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт;

         почта аша: 423800, ТР, Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46 йорт

         яисә факс буенча 8(8552)37-85-02.

         Гаризалар, халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча, эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

        

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2022 елныӊ __ октябрендәге ___ номерлы карарына 3 кушымта 

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Тукай муниципаль районы Советы карары проекты буенча халык тыӊлауларын үткәрү тәртибе

 

         1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» Тукай муниципаль районы Советы карары проекты буенча халык тыңлаулары (алга таба – халык тыӊлаулары) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставының 16 статьясы нигезендә үткәрелә.

         2. Халык тыңлауларында үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чыгыш ясау хокукы белән катнашучылар булып, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советына халык тыңлауларын үткәрү датасына кадәр җиде көннән дә соңга калмыйча язма гаризалар тапшырган район халкы тора.

         3. Халык тыңлауларында чыгыш ясау хокукыннан башка барлык кызыксынган район халкы катнаша ала.

         4. Катнашучылар халык тыңлаулары башланырга 30 минут кала теркәлә башлый.

         5. Халык тыӊлауларында район башлыгы яки район башлыгы урынбасары рәислек итә.

         6. Халык тыӊлаулары рәислек итүченең катнашучыларга фикер алышына торган мәсьәләнең асылы, тыңлаулар үткәрү тәртибе турында хәбәр итүче кереш сүзе белән ачыла.

         7. Беркетмәне рәсмиләштерү, кергән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне исәпкә алу өчен, рәислек итүче тәкъдиме буенча секретариат җитәкчесе һәм ике әгъзасы составында халык тыңлаулары секретариаты сайлана.

         8. Төп доклад белән эшче төркем әгъзасы чыгыш ясый.

         9. Чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашучылар, гариза бирү вакытына карап, чират тәртибендә үз тәкъдимнәрен дәлилләү өчен чакырыла.

         10. Халык тыңлауларында катнашучыларның чыгышлары 5 минуттан артмаска тиеш.

         11. Халык тыңлауларында катнашучылар, чыгыш тәмамланганнан соӊ, рәислек итүче рөхсәте белән чыгыш ясаучыларга сораулар бирергә хокуклы.

         12. Халык тыңлауларында катнашучылар халык тыңлаулары барышына кысылырга, аны  өзәргә һәм үткәрүгә комачауларга хокуклы түгел.

         13. Халык тыңлауларын үткәргәндә тәртип саклау халык тыңлауларында катнашу өчен мәҗбүри шарт булып тора.

         14. Катнашучылар тарафыннан халык тыңлауларын үткәрү тәртибе бозылган очракта, рәислек итүче аларны утырыш залыннан чыгаруны таләп итәргә хокуклы.

         15. Чыгышлар тәмамланганнан соң, рәислек итүче халык тыңлаулары барышында әйтелгән тәкъдимнәрне, искәрмәләрне ачыклау өчен, халык тыңлаулары секретариаты җитәкчесенә сүз бирергә мөмкин.

         16. Тыңлауларда катнашучыларның барлык искәрмәләре һәм тәкъдимнәре халык тыңлаулары беркетмәсенә кертелә. Беркетмә билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы Советы материалларында саклана.

17. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә эшче төркем тарафыннан әзерләнә.

18. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча бәяләмә халыкка игълан ителергә тиеш.

19. Халык тыңлауларын үткәрүне оештыру һәм матди-техник тәэмин итүне район Советы аппаратыныӊ оештыру бүлегенә йөкләргә.   

                           

 

pdf
Скачать текст
PDF, 826.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International