КАРАР «10» октябрь 2022 ел № 24/5 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

             «10» октябрь 2022 ел                                                           № 24/5

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлешенең 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 23 - 25, 28 статьялары, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча 2022 елныӊ 7, 14 сентябрендәге халык тыңлаулары беркетмәләре, Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча 2022 елныӊ 7, 14 сентябрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмәләр,  Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ 28 июнендәге вн/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге генераль планына үзгәрешләр кертергә.

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карарны  «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                      Ф.М. Камаев

        

pdf
Скачать текст
PDF, 427.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International