ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«10» октябрь 2022 ел № 24/27
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Күзкәй авыл җирлегенеӊ шәһәр төзелеше проектлаштыруы җирле нормативларын раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 29.4 статьясы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Күзкәй авыл җирлегенеӊ шәһәр төзелеше проектлаштыруы җирле нормативларын әлеге карарга кушымта нигезендә расларга.
2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Күзкәй авыл җирлегенеӊ шәһәр төзелеше проектлаштыруы җирле нормативларын раслау турында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Күзкәй авыл җирлеге Советыныӊ 2014 елныӊ 14 ноябрендәге 9/9 номерлы карарын гамәлдән чыгарырга.
3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының шәһәр төзелеше проектлаштыруы җирле нормативларын раслау турында карарны Федераль дәүләт территориаль планлаштыру мәгълүмат системасының рәсми сайтында (fgistp.economy.gov.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
5. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев