ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
КАРАР
14.11.2022Г. № 26/2
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30 - 32 статьялары, Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2022 елның 28 сентябрендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2022 елның 28 сентябрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.
2. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елныӊ 29 мартындагы 31/7 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Князево авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен барлык үзгәрешләр белән юкка чыгарырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында урнаштырырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев