КАРАР «14» ноябрь 2022 ел № 26/3 Тукай муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«14» ноябрь 2022 ел                                                   №    26/3

 

 

 

Тукай муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәне раслау хакында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәне расларга.

2. «Тукай муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2005 елның 22 декабрендәге 4/11 номерлы карары барлык үзгәрешләр белән үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

5.Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                         Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

ТР Тукай муниципаль район Советының 2022 елның 14 ноябрендәге 26/3 номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы депутаты статусы турында нигезләмә

 

Әлеге нигезләмә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы депутатының хокукларын һәм бурычларын, шулай ук депутат тарафыннан үз вәкаләтләрен башкарганда төп хокукый һәм социаль гарантияләрне билгели.

 

1 статья. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы депутаты статусының хокукый нигезе

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы депутаты (алга таба – депутат) статусы Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы Законнары, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы (алга таба – район уставы), әлеге Нигезләмә нигезендә билгеләнә.

2. Җирле үзидарә органнары депутатның үз хокукларын һәм бурычларын нәтиҗәле тормышка ашыру өчен шартлар тудыра.

 

2 статья. Депутат вәкаләтләре срогы

 

1. Депутатның вәкаләтләре аны сайлаган көннән башлана һәм яңа чакырылыш Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы (алга таба – район Советы) эшли башлаган көннән туктатыла, әлеге Нигезләмәнең 3 статьясында каралган очраклардан тыш.

2. Депутатның вәкаләтләре срогы «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә район Уставы белән билгеләнә.

 

3 статья. Депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату

 

1. Депутат вәкаләтләре вакытыннан алда түбәндәге очракта туктатыла:

  1.  
  2. үз теләге белән отставкага киткәндә;
  3. суд тарафыннан юридик сәләтсез яки чикләнгән юридик сәләтле дип танылганда;
  4. суд тарафыннан хәбәрсез югалган дип танылганда яки үлгән дип игълан ителгәндә;
  5. аңа карата судның гаепләү карары законлы көченә кергәндә;
  6. Россия Федерациясеннән читтә даими яшәү урынына күчкәндә;
  7. Россия Федерациясе гражданлыгы яисә чит ил гражданына җирле үзидарә органнарына сайлану мөмкинлеге биргән Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә катнашучы чит дәүләт гражданлыгы юкка чыгу, чит дәүләт гражданлыгы (подданствосы) яисә яшәүгә рөхсәт яки Россия Федерациясе гражданының чит дәүләт территориясендә даими яшәү хокукын раслый торган яисә Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсе нигезендә җирле үзидарә органнарына сайлану хокукына ия чит ил гражданыныӊ башка документы булу, әгәр Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә башкасы каралмаган булса;
  8. сайлаучылар тарафыннан чакыртып алынганда;
  9. тиешле җирле үзидарә органы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганда;
  10. хәрби хезмәткә яки аны алмаштыручы альтернатив гражданлык хезмәтенә чакырылганда;
  11. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда һәм башка федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне үтәмәгәндә;
  12. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законда һәм башка федераль законнарда каралган башка очракларда;
  13. аның җирлек башлыгы, муниципаль район составында җирлекнең вәкиллекле органы депутаты сыйфатында вәкаләтләре туктатылганда.

2. Район Советы депутатының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында район Советы карары вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгән көннән алып 30 көннән дә соңга калмыйча кабул ителә, әгәр дә әлеге нигез район Советы утырышлары арасындагы чорда барлыкка килсә, әлеге нигез барлыкка килгән көннән алып өч айдан да соңга калмыйча кабул ителә.

Татарстан Республикасы Президенты район Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза белән мөрәҗәгать иткән очракта, вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату өчен нигез барлыкка килгән көн булып әлеге гаризаның Советка кергән көне тора.

 

4 статья. Депутат таныклыгы һәм күкрәк билгесе

 

1. Депутатның район Советы депутаты шәхесен һәм вәкаләтләрен раслаучы төп документы булган таныклыгы, шулай ук үз вәкаләтләре чоры дәвамында файдалана торган күкрәк билгесе бар.

2. Депутат таныклыгы һәм күкрәк билгесе турындагы нигезләмә, аларның тасвирламасы район Советы тарафыннан раслана.

 

5 статья. Депутатның үз вәкаләтләрен башкару шартлары

 

1. Депутат депутат эшчәнлеген даими булмаган нигездә, үзенең депутат эшчәнлеген төп эш урыны буенча эш һәм хезмәт бурычларын үтәү белән бергә алып барып гамәлгә ашыра, район уставы белән билгеләнгән очраклардан тыш.

6 статья. Депутат эшчәнлеге формалары

1.   Депутат эшчәнлегенең формалары булып тора:

а) район Советы утырышларында катнашу;

б) район Советы комиссияләре эшендә катнашу;

в) район Советы каравына район Советы карарлары проектларын кертү;

г) депутат запросын кертү;

д) депутат мөрәҗәгатен җибәрү;

е) дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, җәмәгать берләшмәләренә һәм аларның вазыйфаи затларына тәкъдимнәр кертү;

ж) гражданнар хокукларын бозуны кичекмәстән бетерү буенча чаралар күрү таләбе белән тиешле вазыйфаи затларга мөрәҗәгать итү;

з) сайлаучылар белән эшләү;

и) депутат берләшмәләре – фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшендә катнашу;

к) территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыруда катнашу.

2. Депутатның эшчәнлеге шулай ук федераль законнарда, Татарстан Республикасы Конституциясендә һәм законнарында, район уставында, район Советы регламентында, башка муниципаль актларда каралган бүтән формаларда гамәлгә ашырылырга мөмкин.

 

7 статья. Депутатның район Советы утырышларында катнашуы

 

1. Депутат район Советы утырышларында шәхсән катнаша.

Депутатка район Советының утырышлар уздыру вакыты һәм урыны, карау өчен кертелә торган мәсьәләләр турында вакытында хәбәр ителә, шулай ук район Советы регламенты нигезендә әлеге мәсьәләләр буенча барлык кирәкле материалларны ала.

Район Советы утырышында катнаша алмаганда, депутат бу хакта район Советына алдан хәбәр итә.

3. Депутат хокуклы:

1) район Советында комиссияләргә һәм тиешле вазыйфаларга сайланырга һәм сайланган булырга;

2) район Советына карау өчен сораулар тәкъдим итәргә;

3) район Советы тарафыннан төзелә торган органнарны һәм район Советы тарафыннан сайлана (билгеләнә, килештерелә) торган вазыйфаи затларның кандидатураларын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер белдерергә;

4) район Советына хокукый инициативаны гамәлгә ашыру тәртибендә хокукый актлар проектларын кертергә;

5) көн тәртибе буенча, тикшерелә торган мәсьәләләрне карау һәм аларның асылы буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр кертергә, карарлар проектларына һәм район Советының башка актларына төзәтмәләр кертергә;

6) район Советы утырышында район Советына хисаплы яки аның контролендә булган теләсә кайсы органның яки вазыйфаи затның чираттан тыш хисабын яки мәгълүматын тыңлау турында тәкъдимнәр кертергә;

7) район Советы регламентында билгеләнгән тәртиптә фикер алышуларда катнашырга;

8) район Советы утырышларында гражданнарның, аның фикеренчә, иҗтимагый әһәмияткә ия мөрәҗәгатьләрен игълан итәргә;

9) үз тәкъдимнәрен һәм тавыш бирү мотивларын нигезләп чыгыш ясарга, белешмәләр һәм аңлатмалар бирергә;

10) район Советы утырышлары беркетмәләренең эчтәлеге белән танышырга.

4. Депутат тарафыннан район Советы утырышында әйтелгән тәкъдимнәр һәм искәрмәләр район Советының тиешле комиссиясе тарафыннан карала һәм тикшерелә.

 

8 статья. Депутатның район Советының даими һәм вакытлы комиссияләре эшендә катнашуы

 

1. Депутат үзе әгъза булган район Советы комиссияләре эшендә шәхсән катнаша, тәкъдимнәр кертә, каралган мәсьәләләрне тикшерүдә һәм карарлар кабул итүдә катнаша.

2. Депутат үзе әгъза булмаган комиссияләр эшендә катнаша, тәкъдимнәр кертә, карала торган мәсьәләләр буенча фикер алышуда һәм киңәш хокукы белән карарлар кабул итүдә катнаша ала.

 

9 статья. Депутатның район Советы һәм аның комиссияләре йөкләмәләрен үтәүдә катнашуы

 

1. Депутат район Советы һәм аның комиссияләренең аларның компетенциясе чикләрендә бирелгән йөкләмәләрен үтәргә тиеш.

2. Депутат район Советы яисә аның комиссияләре кушуы буенча җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары, муниципаль берәмлек чикләрендә урнашкан оешмалар (оштыру-хокукый  формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) тарафыннан район Советы карарларын үтәүне тикшерүдә катнаша.

3. Йөкләмәне үтәү нәтиҗәләре турында депутат район Советына яки аның комиссиясенә хәбәр итә.

 

10 статья. Депутат запросы

 

1. Депутат район Советы утырышларында депутат запросы белән җирле үзидарә органнарына, җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларына, район Советы тарафыннан оештырыла торган яки сайлана торган башка органнарның җитәкчеләренә, район территориясендә урнашкан муниципаль предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләренә үз компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

2. Депутат запросы – район Советы карары буенча депутат запросы дип танылган  депутат мөрәҗәгате. Депутат запросы турында тәкъдим депутат яисә депутатлар төркеме тарафыннан язма формада кертелә һәм район Советы утырышында район Советы регламентында билгеләнгән тәртиптә игълан ителә.

3. Депутат запросы җибәрелгән җирле үзидарә органы, вазыйфаи зат, муниципаль предприятие яки учреждение җитәкчесе аңа язма рәвештә, алынган көннән алып 15 көннән дә соңга калмыйча яки район Советы билгеләгән башка срокта җавап биререгә тиеш. Җавап депутат запросы җибәрелгән орган җитәкчесе, вазыйфаи зат, муниципаль предприятие яисә учреждение җитәкчесе яисә аның вазыйфаларын вакытлыча башкаручы зат тарафыннан имзаланырга тиеш.

4. Запрос инициаторы запроста куелган сорауларны карауда турыдан-туры катнашырга хокуклы. Аларны карау көне турында запрос инициаторына алдан, әмма мәсьәләне карау көненә кадәр өч көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителә.

5. Район Советы җирле үзидарә органына, җирле үзидарә органының вазыйфаи затына, муниципаль предприятие яки учреждение җитәкчесенә депутат запросы буенча кабул ителгән карарны үтәү турында район Советы билгеләгән срокка язмача җавап бирүне йөкләргә хокуклы.

 

11 статья. Депутат мөрәҗәгате

 

1. Депутат мөрәҗәгате булып депутатның  дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, күрсәтелгән органнарның вазыйфаи затларына, муниципаль предприятие һәм учреждение, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренә, иҗтимагый берләшмәләргә  аның компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча, депутат эшчәнлегенә бәйле мәгълүмат һәм белешмәләр алу максатыннан, язма рәвештә мөрәҗәгате санала.

2. Депутат мөрәҗәгате депутат бланкында рәсмиләштерелә һәм депутат тарафыннан мөстәкыйль рәвештә җибәрелә.

3. Дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр тарафыннан депутат мөрәҗәгатьләрен карау гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда башкарыла.

4. Депутат мөрәҗәгатенә җавап мөрәҗәгатьтә куелган мәсьәләләрнең асылы буенча бирелергә һәм мөрәҗәгать җибәрелгән вазыйфаи зат яисә аңа вәкаләтле зат тарафыннан имзаланырга тиеш.

 

12 статья. Депутатның сайлаучылар белән мөнәсәбәте

 

1. Депутат сайлау округы сайлаучылары, шулай ук предприятие коллективлары, оешмалар, дәүләт һәм башка органнар белән элемтәдә тора.

2. Депутат сайлаучыларның мөрәҗәгатьләрен карый, гражданнарны кабул итә, дәүләт хакимиятенең тиешле органнарына, җирле үзидарә органнарына һәм иҗтимагый берләшмәләргә тәкъдимнәр кертә, шулай ук айга кимендә бер тапкыр сайлаучыларны кабул итә.

3. Депутат сайлаучыларга үз эшчәнлеге турында алар белән очрашулар вакытында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итә.

4. Депутат сайлаучыларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча чаралар күрә:

алардан кергән тәкъдимнәрне, шикаятьләрне карый, үз вәкаләтләре чикләрендә алардагы мәсьәләләрне дөрес хәл итәргә ярдәм итә;

гражданнарны кабул итә;

җәмәгатьчелек фикерен өйрәнә һәм кирәк булганда тиешле дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр кертә.

5. Депутатларның сайлаучылар белән очрашулары исемлекләре һәм бирү тәртибе район Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән махсус билгеләнгән урыннарда, биналарда, ишегалды территорияләрендә үткәрелә.

Депутатның гавами чара формасында сайлаучылар белән очрашулары җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә үткәрелә.

 

13 статья. Депутатның депутат берләшмәләре эшендә катнашуы

 

1. Район Советы депутаты уртак эшчәнлек алып бару һәм карала торган мәсьәләләр буенча позицияне белдерү өчен оештырыла торган депутат фракциясе яки төркем составына керергә хокуклы.

2. Фракцияләрне һәм башка депутат берләшмәләрен оештыру, теркәү һәм эшчәнлек тәртибе район Советы регламенты белән билгеләнә.

 

14 статья. Депутатның җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары белән мөнәсәбәте

 

1. Депутат район Советы, аның органнары эшчәнлегендә актив катнашуны тәэмин итә торган тулы хокукларга ия.

2. Район Советы депутатның сайлау округындагы, район Советындагы эше турында, район Советы, аның органнары карарларын һәм йөкләмәләрен үтәү турында хәбәрен тыңларга хокуклы.

3. Җирле үзидарә органнары һәм аның вазыйфаи затлары депутатка аның эшендә кирәкле ярдәм күрсәтәләр, депутатка җирле үзидарә органнары эшчәнлеге, икътисадый һәм социаль үсеш программаларын үтәү барышы, депутат тәкъдимнәре һәм критик кисәтүләре буенча кабул ителгән чаралар турында хәбәр итәләр, депутат тарафыннан законнарны, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары эше практикасын, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә ярдәм итәләр.

 

15 статья. Депутатның вазыйфаи затлар тарафыннан кабул итүгә хокукы

 

Депутат үз эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары, район территориясендәге муниципаль милек формасындагы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләрнең вазыйфаи затлары тарафыннан чираттан тыш кабул итү хокукыннан файдалана.

 

16 статья. Депутатның мәгълүмат алу һәм тарату хокукы

 

Депутат җирле үзидарә органнарыннан, муниципаль оешмалардан һәм аларның вазыйфаи затларыннан депутат эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча  закон белән саклана торган сер булмаган мәгълүматны алырга хокуклы.

 

17 статья. Депутат бурычлары

 

1. Депутат бурычлы:

1)      үз эшчәнлеген гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Конституциясен, федераль законнарны, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы законнарын, район уставын, башка муниципаль хокукый актларны үтәргә;

2) гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүне һәм яклауны тәэмин итәргә;

3) даими рәвештә, айга ким дигәндә бер тапкыр, сайлаучыларны кабул итәргә;

4) гражданнарның, оештыру-хокукый формасына карамастан  оешмаларның, иҗтимагый берләшмәләрнең, дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының  мөрәҗәгатьләрен үз вакытында карарга һәм үз компетенциясе чикләрендә аларга җавап бирергә;

5) елына кимендә бер тапкыр сайлаучылар алдында очрашуларда хисап тотарга;

6)     депутат вәкаләтен гамәлгә ашыруга бәйле чикләүләрне үтәргә;

7)   «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон һәм башка федераль законнар белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны, йөкләмәләрне үтәргә;

8)   әхлак һәм депутат этикасы нормаларын үтәргә;

9)   дәүләт һәм закон белән саклана торган башка серне сакларга, шулай ук депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә үзенә билгеле булган гражданнарның шәхси тормышына, намусына һәм абруена кагылышлы мәгълүматларны игълан итмәскә;

10)   гамәлдәге законнар нигезендә ел саен хисап финанс елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр тапшырырга тиеш.

2. Депутат федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, район уставы  һәм башка муниципаль хокукый актлар белән аңа йөкләнгән башка вазыйфаларны башкара.

 

18 статья. Депутат вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга бәйле чикләүләр

 

1. Даими нигездә үз вәкаләтләрен башкаручы депутат хокуклы түгел:

1)    шәхси яки ышанычлы шәхесләр аша эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә;

2) түбәндәге очраклардан тыш коммерцияле яки коммерциясез оешма белән идарә итүдә катнашырга:

а)  сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, район сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы белән идарә итүдә катнашу, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференциясендә) түләүсез нигездә катнашу;

б)   коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, район сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференциясендә) Татарстан Республикасы Президентына, Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә алдан хәбәр итеп, түләүсез нигездә катнашу;

в)    Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясендә,  муниципаль берәмлекләрнең башка берләшмәләрендә, шулай ук аларның идарә органнарында муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;

г)    муниципаль берәмлек исеменнән оешманың гамәлгә куючысы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен билгеләүче муниципаль хокукый актлар яисә муниципаль милектә булган акцияләр (устав капиталында өлешләр) белән идарә итү тәртибе нигезендә муниципаль берәмлек гамәлгә куючысы (акционеры, катнашучысы) булган оешманың идарә органнарында һәм ревизия комиссиясендә муниципаль берәмлек мәнфәгатьләрен түләүсез нигездә тәкъдим итү;  

д) федераль законнарда каралган башка очраклар;

3)     укытучылык, фәнни һәм башка төрле иҗади эшчәнлектән тыш, башка түләүле эшчәнлек белән шөгыльләнергә. Шуның белән бергә, укытучылык, фәнни һәм башка төрле иҗади эшчәнлек чит ил дәүләтләре, халыкара һәм чит ил оешмалары, чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган затлар средстволары хисабына финанслана алмый, әгәр дә Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса; 

4) идарә органнары, попечительлек һәм күзәтчелек советлары, чит ил коммерциясез, хөкүмәткә карамаган башка органнар һәм аларның Россия Федерациясе территориясендә эшләүче структура подразделениеләре составларына керергә, әгәр дә Россия Федерациясенең халыкара шартнамәсендә яисә Россия Федерациясе законнарында башкасы каралмаган булса.

2. Вәкаләтләрен даими нигездә башкаручы депутат гражданлык административ яки җинаять эше яисә административ хокук бозу турында эш буенча яклаучы яки вәкил (законлы вәкиллек очракларыннан тыш) буларак катнаша алмый.

 

19 статья. Депутат этикасы

 

1. Депутат закон, этика һәм әхлак нормаларын катгый үтәргә тиеш, шул исәптән:

1)   район Советы утырышларында билгеләнгән дисциплинаны һәм регламентны үтәргә;

  1. чит кеше фикеренә карата ихтирам һәм түземлелек күрсәтергә, башка депутатларга, вазыйфаи затларга һәм депутат вәкаләтләрен үтәүгә бәйле рәвештә мөнәсәбәтләргә кергән гражданнарга ихтирамсыз мөнәсәбәткә юл куймаска;
  2. депутат эшчәнлегенә бәйле булмаган максатларда депутат вәкаләтләрен үтәүгә бәйле рәвештә мәгълүм булган белешмәләрне, әгәр бу белешмәләр дәүләт, хезмәт, коммерция, шәхси яисә закон белән саклана торган башка серне тәшкил итсәләр, игълан итмәскә һәм кулланмаска;
  3. җирле үзидарә органнары эшендә катнашудан тыелырга һәм депутат статусын шәхсән яисә аның якын туганнарына кагылышлы мәсьәләләрне хәл иткәндә җирле үзидарә органнары, оешмалар, вазыйфаи затлар, муниципаль хезмәткәрләр һәм гражданнар эшчәнлегенә йогынты ясау өчен файдаланмаска;
  4. депутат вазыйфаларын объектив башкаруда шик тудырырлык гамәлләрдән, гаризалардан, эшләрдән тыелырга, шулай ук аның абруена яки район Советы абруена зыян китерә алырлык конфликтлы хәлләрдән качарга;

6)      бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерергә мөмкин шәхси кызыксыну барлыкка килгәндә;

бу хакта район Советы карары белән расланган тәртиптә район Советына хәбәр итәргә һәм аның мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмауга юнәлдерелгән карарларын үтәргә;

7)      район Советы билгеләгән гавами чыгышлар кагыйдәләрен үтәргә.

2. Депутат этикасы бозылган очракта депутатныӊ үз-үзен тотышы турында мәсьәлә район Советы йөкләмәсе буенча тиешле комиссия тарафыннан карала.

 

20 статья. Депутат эшчәнлеген башкару гарантияләре

 

1. Депутат эшчәнлеген гамәлгә ашыруның матди һәм башка гарантияләре законнар, район уставы, район Советының муниципаль норматив хокукый актлары белән билгеләнә.

2. Депутат хокуклары гарантияләре аларны җинаять яки административ җаваплылыкка тартканда, тоткарлаганда, кулга алганда, тентегәндә, сорау алганда, аларга карата башка җинаять-процессуаль һәм административ-процессуаль гамәлләр кылганда, шулай ук депутатлар, алар биләгән торак һәм (яисә) хезмәт урынына, аларның багажына, шәхси һәм хезмәт транспорт чараларына, язылушыларына, алар файдаланган элемтә чараларына, алар карамагындагы документлар карата оператив-эзләү чаралары үткәргәндә, федераль законнар белән билгеләнә.

3. Депутат тавыш биргәндә белдерелгән фикер, позиция һәм аның статусына туры килә торган башка гамәлләр өчен, шул исәптән вәкаләтләр срогы чыкканнан соң, җинаять яки административ җаваплылыкка тартыла алмый. Әлеге нигезләмә депутат тарафыннан гавами мыскыллау, яла ягу яки федераль законда җаваплылылк каралган башка хокук бозу очракларына кагылмый.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 429.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International