ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«14» ноября 2022 ел № 26/5
2023 елга һәм 2024, 2025 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджет проекты буенча халык тыңлауларын үткәрү турында
«2023 елга һәм 2024, 2025 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» Тукай муниципаль районы Советы карары проекты буенча Тукай муниципаль районы халкының фикер алышуда катнашу хокукын саклау максатыннан һәм Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 номерлы нигезләмәгә таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «2023 елга һәм 2024, 2025 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проекты буенча халык тыңлауларын билгеләргә.
1.1. Халык тыӊлауларын үткәрү вакытын 2022 елныӊ 5 декабренә 17.00 сәгатькә билгеләргә, үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 йорт (муниципаль район Советының утырышлар залы);
1.2. Фикер алышына торган мәсьәлә буенча тәкъдимнәр һәм чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар 2021 елныӊ 3декабренә кадәр почта аша түбәндәге адреска җибәрелә: 423800, Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 йорт, 330 кабинет яисә факс буенча юнәлтелә: (8552)70-17-24.
2. «2023 елга һәм 2024, 2025 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проекты буенча халык тыңлауларын үткәрү тәртибен кушымта нигезендә расларга.
3. Әлеге карарны һәм «2023 елга һәм 2024, 2025 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проектын «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга һәм Тукай районының рәсми сайтында 2022 елның 16 ноябреннән дә соңга калмыйча урнаштырырга.
4. Түбәндәге составта оештыру комитетын төзергә:
- Камаев Фаил Мисбах улы – район Башлыгы,
- Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы – бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия рәисе, Биклән авыл җирлеге Башлыгы,
- Гончарова Ольга Анатольевна – бюджет, салымнар, һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия әгъзасы, Шилнәбаш авыл җирлеге Башлыгы,
- Хәбибуллин Айрат Рафак улы – район Башкарма комитеты Җитәкчесе,
- Камалова Айгөл Ринат кызы – район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече.
5. Оештыру комитетына билгеләнгән тәртип нигезендә һәм әлеге карарда билгеләнгән срокларда «2023 елга һәм 2024, 2025 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проекты буенча халык тыңлауларын әзерләргә һәм үткәрергә.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2022 елныӊ 14 ноябрендәге 26/5 номерлы карарына кушымта
2023 елга һәм 2023, 2025 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты проекты буенча халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе
1. Халык тыңлауларында җирле бюджет проекты Россия Федерациясе Бюджет кодексын, башка федераль законнар, устав, «Районда бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турында» нигезләмә белән билгеләнгән каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып карала.
2. Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул итүче орган булып муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тора.
Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын үткәрүне гамәлгә ашыручы орган булып оештыру комитеты тора.
3. Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлауларын билгеләү турында карар, аны кабул иткәннән соң, 10 көн эчендә басылып чыгарга тиеш.
4. Җирле бюджет проекты буенча халык тыңлаулары җирле бюджет проекты басылып чыкканнан соң 15 календарь көннән дә иртәрәк үткәрелми.
5. Халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул иткән район Советы 5 кешедән торган оештыру комитетын төзи. Оештыру комитеты төзелгәннән соң 3 көннән дә соңга калмыйча уздырылган беренче утырышта үзенең составыннан рәисне, урынбасарны һәм секретарьне сайлый. Оештыру комитеты утырышта аның әгъзаларының яртысыннан артыгы булганда карар кабул итәргә хокуклы.
Оештыру комитеты тыңлауларда катнашырга теләүчеләргә тыңлаулар үткәрелә торган бинага тоткарлыксыз керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш.
Халык тыңлауларын үткәрү көнендә оештыру комитеты халык тыңлауларында катнашучыларны теркәүне гамәлгә ашыра.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча халык тыңлауларына чыгарылган мәсьәләне хәл итү буенча тәкъдимнәр һәм рекомендацияләрнең бердәм исемлеге төзелә (тыңлауларда катнашучылар тарафыннан кире алынган тәкъдимнәрдән тыш).
11. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмәгә оештыру комитеты рәисе һәм секретаре тарафыннан кул куела һәм ул халык тыңлауларын үткәргән көннән соң 3 эш көнендә бастырылырга тиеш.
12. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә халык тыңлауларына чыгарылган мәсьәләләр буенча карар кабул итү өчен җаваплы җирле үзидарә органы тарафыннан мәҗбүри каралырга тиеш. Карап тикшерү нәтиҗәләре мәҗбүри тәртиптә, җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә карап тикшерелгәннән соң, 3 эш көнендә бастырып чыгару юлы белән муниципаль берәмлек халкына җиткерелә.
13. Халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән очраклардан тыш, тәкъдим итү характерына ия.