ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
« 09 » декабрь 2022 ел № 27/3
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш)
«Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга, Россия Федерациясе Бюджет кодексына, муниципаль район уставыныӊ 95, 96 статьяларына таянып, еспубликасы Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Ре муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына түбәндәге үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертергә:
1) 6 статьяныӊ 1 өлеше 36 пунктында «ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрү» сүзләрен төшереп калдырырга;
2) 6 статьяныӊ 1 өлешенә түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә:
«авыл торак пунктлары чикләреннән тыш район чигендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү»;
3) 6 статьяныӊ 2 өлеше 20 пунктында «ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрү» сүзләрен төшереп калдырырга;
4) 6 статьяныӊ 2 өлешенә түбәндәге эчтәлектәге абзацларны өстәргә:
«җирлекнең торак пунктлары җирләрендә урнашкан урманчылыкларны, алар составында булдырыла торган урманчылык участокларын төзү, бетерү, аларның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү, шулай ук җирлекнең торак пунктлары җирләрендә урнашкан урманчылыкларның урман хуҗалыгы регламентларын эшләү һәм раслау турында карарлар кабул итү»;
«җирлекнең торак пунктлары җирләрендә урнашкан урманнарга карата урман корылышы чараларын гамәлгә ашыру»;
5) Уставның 44 статьясы 1 өлеше 3 пункты 13 абзацында «ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрә» сүзләрен төшереп калдырырга;
6) 44 статьяныӊ 1 өлеше 7 пунктына түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә:
«авыл торак пунктлары чикләреннән тыш район чигендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итә»;
7) 44 статьяныӊ 1 өлеше 9 пункты 23 абзацында «ясалма җир кишәрлеген булдыру турында шартнамә төзү хокукына ачык аукцион үткәрә» сүзләрен төшереп калдырырга;
8) 44 статьяныӊ 1 өлеше 9 пунктына түбәндәге эчтәлектәге абзацларны өстәргә:
«җирлекнең торак пунктлары җирләрендә урнашкан урманчылыкларны, алар составында булдырыла торган урманчылык участокларын төзү, бетерү, аларның чикләрен билгеләү һәм үзгәртү, шулай ук җирлекнең торак пунктлары җирләрендә урнашкан урманчылыкларның урман хуҗалыгы регламентларын эшләү һәм раслау турында карарлар кабул итә»;
«җирлекнең торак пунктлары җирләрендә урнашкан урманнарга карата урман корылышы чараларын гамәлгә ашыра»;
9) 44 статьяныӊ 2 өлешенә түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә: «муниципаль янгын сагын булдыра»;
10) 7 бүлекнеӊ 53 статьясы 3 пунктына түбәндәге эчтәлектәге абзацны өстәргә:
«кандидатларның Татарстан Республикасы муниципаль районы финанс органы җитәкчесе вазыйфасын биләүгә квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү Татарстан Республикасы финанс органы катнашында гамәлгә ашырыла».
11) 87 статьяның 6 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 3 абзацны өстәргә:
«Россия Федерациясенең милли үсеш максатларын һәм аларга ирешү буенча гавами хакимият органнары эшчәнлеген билгеләүче документлар».
87 статья 6 пунктыныӊ 3-7 абзацларын 4-8 абзацлары дип санарга.
2. Әлеге карарны гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә җибәрергә.
3. Әлеге карарны дәүләт теркәвеннән соң Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастыру юлы белән халыкка җиткерергә.
4. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталында http:tukay.tatarstan.ru веб-адрес буенча районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
5. Әлеге карар дәүләт теркәвеннән соң рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев