КАРАР"09" декабрь 2022 ел № 27/8 Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә халык тыңлауларын (иҗтимагый фикер алышуларны) оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

« 09 »  декабрь 2022 ел                                                                                         № 27/8

 

Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә халык тыңлауларын (иҗтимагый фикер алышуларны) оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 29 декабрендәге вн/2 неомерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә халык тыңлауларын (иҗтимагый фикер алышуларны) оештыру һәм уздыру тәртибе турында нигезләмәгә түбәнләге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 6 статьяныӊ 1 пунктын тиүбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1. Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге халкына халык тыңлауларын билгеләү турында мәгълүмат массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) халык  тыңлауларын уздыру көненә кадәр 10 календарь көннән дә соңга калмыйча (әгәр башкасы Россия Федерациясе законнарында, Уставта, әлеге Нигезләмәдә каралмаган булса,) халык тыңлауларын билгеләү турында муниципаль хокукый актны, тикшерелә торган муниципаль хокукый актның теркәлгән проекты белән (ул халык тыңлауларында карауга кертелгән очракта) бастырып чыгару (халыкка җиткерү) юлы белән гамәлгә ашырыла.

Халык тыңлауларын үткәрү вакытын һәм урынын күрсәтеп билгеләү турында мәгълүмат, шулай ук халык тыңлауларына чыгарыла торган муниципаль хокукый акт проекты (ул халык тыңлауларында карауга кертелгән очракта), халык тыңлаулары үткәрелгән көнгә кадәр 10 календарь көннән дә соңга калмыйча, шулай ук «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба – Бердәм портал) Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә урнаштырылырга тиеш.

Бердәм порталда «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге халкына хәбәр итү максатында халык тыңлауларын билгеләү һәм муниципаль хокукый акт проекты турында мәгълүмат урнаштыру халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул иткән җирле үзидарә органының вәкаләтле хезмәткәре тарафыннан халык тыңлауларын билгеләү турында карар кабул иткән җирле үзидарә органының шәхси кабинетыннан файдаланып, Бердәм порталның кире элемтәсе платформасының тиешле бүлегендә (алга таба - органның шәхси кабинеты) әлеге пунктның икенче абзацында билгеләнгән срокта гамәлгә ашырыла.»;

1.2. 6 статья 1.1 пунктыныӊ беренче абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Халык тыңлаулары нәтиҗәләре, кабул ителгән карарларны нигезләүне дә кертеп, әлеге Нигезләмәнең 7 статьясында билгеләнгән срокларда массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru) бастырыла (халыкка җиткерелә), шулай ук Бердәм порталда урнаштырыла.»;

1.3. 6 статьяга түбәндәге эчтәлектәге 2.1 пунктын өстәргә:

«2.1. Халык тыңлауларында катнашучылар халык тыңлауларына чыгарылган муниципаль хокукый акт проектына (ул халык тыңлауларында карауга кертелгән очракта) тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен шулай ук Бердәм портал ярдәмендә Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән кагыйдәләр нигезендә җибәрергә хокуклы.

Фикер алышуга чыгарылган муниципаль хокукый акт проекты буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр тарафыннан, «Электрон формада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кулланыла торган мәгълүмат системаларының мәгълүмати-технологик үзара хезмәттәшлеген тәэмин итүче инфраструктурада идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланып, анда авторизацияләнгәннән соң кертелә.».

Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр кертү халык тыңлауларын билгеләү турында мәгълүмат һәм  халык тыңлауларына чыгарылган муниципаль хокукый акт проекты бастырылган көннән башлана һәм халык тыңлауларын уздыру көненә кадәр 2 эш көненнән дә соңга калмыйча тәмамлана.

Муниципаль хокукый акт проекты буенча искәрмәләр һәм тәкъдимнәр керткәндә Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә яшәүчеләр шулай ук үз фамилияләре, исеме, атасының исеме (булган очракта), гражданның шәхесен раслаучы төп документның реквизитлары, туган көне һәм яшәү урыны буенча теркәлү адресы турында мәгълүмат җибәрәләр.  

Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр органның шәхси кабинетына җибәрелә.».

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм https://tukay.tatarstan.ru веб-адрес буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштыру юлы белән халыкка җиткерергә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткерелгәннән) соң үз көченә керә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.26 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International