ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«09 » декабрь 2022 ел № 27/9
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының күчемсез мөлкәтен алга таба дәүләт милкенә тапшыру өчен читләштерү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елныӊ 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьялары, Татарстан Республикасы Тукай һәм Түбән Кама муниципаль районнары территорияләрендә «Этилен 600» индустриаль паркын төзү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2022 елныӊ 26 нояберндәге ПР-250 номерлы йөкләмәләре исемлегенең 2 пункты нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Муниципаль районның Башкарма комитетына муниципаль мөлкәтне, түбәндәге җир кишәрлеген, Татарстан Республикасы дәүләт милкенә түләүсез тапшыруны килештерергә:
- 16:39: 161201: 114 кадастр номерлы, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшырулар, телевидение, информатика, космик эшчәнлекне тәэмин итү өчен җирләр, оборона, куркынычсызлык һәм башка махсус җирләр категориясеннән, рөхсәт ителгән куллану төре: җитештерү эшчәнлеге, гомуми мәйданы 850000 кв. м, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Биклән авыл җирлеге адресы буенча урнашкан җир кишәрлеге.
2. Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына әлеге карарның 1 пунктында күрсәтелгән мөлкәтне кабул итү-тапшыруны башкарырга.
3. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына әлеге карар кабул ителгән көннән бер ай эчендә Тукай муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына имзаланган мөлкәтне кабул итү-тапшыру актларын җибәрергә тәкъдим итәргә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев