КАРАР « 09 » декабрь 2022 ел № 27/10 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

« 09 »  декабрь 2022 ел                                                                                        № 27/10

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 30-32 статьялары, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2022 елның 26 октябрендәге халык тыңлаулар беркетмәсе,  Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре турындә 2022 елның 26 октябрендәге бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.

2. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 17 маендагы вн/3 номерлы карарыбелән расланган (2021 елныӊ 23 апрелендәге 9/10 номерлы карар үзгәрешләре белән) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен гамәлдән чыгарырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 474.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International