КАРАР «20» февраль 2023ел №30/4 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

КАРАР

 

«20» февраль 2023ел.                                                               №30/4

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25 статьялары, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең Генераль планы проекты буенча 2023 елның 27 январендәге халык тыңлаулары беркетмәләре, Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында 2023 елның 27 январендәге бәяләмәләр, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә, Белоус, Ильичевка, Опушка авылларында өстәмә тыңлаулар үткәрү белән бәйле рәвештә, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 14 августындагы 17/5 номерлы карары белән расланган (Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 16 февралендәге 7/1 номерлы карары белән расланган үзгәрешләр белән) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2022 елныӊ 29 декабрендәге 28/7 номерлы карарын гамәлдән чыгарырга.

2. Тукай муниципаль районы Советының 2017 елның 14 августындагы 17/5 номерлы карары белән расланган (Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 16 февралендәге 7/1 номерлы карары белән расланган үзгәрешләр белән) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                                Ф.М. Камаев                                                                                                                                                                                                                                                                             

pdf
Скачать текст
PDF, 502.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International