ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«20» февраль 2023ел. №30/5
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Боерган авыл җирлегенең генераль планын раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 23-25 статьялары, Тукай муниципаль районы Боерган авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча 2021 елның 22 июнендәге халык тыңлаулары беркетмәләре, Тукай муниципаль районы Боерган авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында 2022 елның 22 июнендәге бәяләмәләр, Тукай муниципаль районы уставынигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Боерган авыл җирлегенең генераль планын расларга.
2. Тукай муниципаль районы Боерганавыл җирлеге Советының 2014 елның 16 декабрендәге 31 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Боерган авыл җирлегенең генераль планын гамәлдән чыгарырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев