КАРАР «20» февраль 2023ел №30/9 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«20» февраль 2023ел.                                                               №30/9

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 25 январендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2022 елның 25 январендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.

2. Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлеге Советыныӊ 2014 елныӊ 1 августындагы 29/18 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен гамәлдән чыгарырга. 

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга. 

4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                  Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 491.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International