КАРАР «20» февраль 2023ел №30/11 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«20» февраль 2023ел.                                                               №30/11

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, Тукай муниципаль районы  Мәләкәс авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 9 февралендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы  Мәләкәс авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2022 елның 9 февралендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы  Мәләкәс авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.

2. Тукай муниципаль районы  Советыныӊ 2018 елныӊ 10 декабрендәге 29/6 номерлы карары белән расланган (Тукай муниципаль районы Советының 2021 елның 23 апрелендәге 9/11 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы  Мәләкәс авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен гамәлдән чыгарырга. 

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга. 

4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                  Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 502.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International