ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«27» март 2023 ел № 31/3
2023 елда Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы федераль законнар, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. 2023 елда эшкә алучы (эш бирүче) вәкиле карары белән Тукай муниципаль районының җирле үзидарә органнарында һәм муниципаль органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелмәскә мөмкин дип билгеләргә.
2. Әлеге карарның 1 пункты Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе вазыйфасына билгеләнгәндә кулланылмый.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
4. Әлеге карар басылып чыкканнан соӊ үз көченә керә.
|
Муниципаль берәмлек Башлыгы, Совет Рәисе |
Ф.М. Камаев |
|
|
|