ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«27» март 2023 ел №31/6
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы турында нигезләмәне раслау хакында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясе бюджет кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 23 июлендәге 252-ФЗ номерлы Федераль законнар һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы
КАРАР БИРДЕ:
3. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) игълан итәргә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2023 елның 27 март 31/6 номерлы карарына 1 кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы турында нигезләмә
1.1. Тукай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы (алга таба – Палата) җирле үзидарәнең җирле бюджетка хезмәт күрсәтү һәм җирле бюджет акчалары белән идарә итү максатларында төзелгән даими эшләүче финанс органы булып тора.
1.2. Палатаның тулы исеме: Тукай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы.
Кыскача атамасы: Тукай муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы.
Оештыру-хокукый формасы – муниципаль учреждение.
Тибы – муниципаль казна учреждениесе.
1.3. Палата юридик зат булып тора, аның үз исеме белән бланклары, мөһере, мөстәкыйль балансы, чыгымнар сметасы, салым түләүченең идентификацион номеры, банкта хисап һәм гамәлдәге законнар нигезендә ачыла торган башка счетлары бар.
1.4. Палатаның оештыручысы булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тора.
1.5. Палата үз исеменнән гражданлык әйләнешендә катнашырга, законнар, Тукай муниципаль районы уставы, әлеге Нигезләмә белән һәм оештыручы билгеләнгән чикләрдә гражданлык һәм башка хокукларны һәм йөкләмәләрне алырга, гамәлгә ашырырга хокуклы.
1.6. Палатаның урнашу урыны: 423800, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил исемендәге проспект, 46 йорт.
2. Палата эшчәнлегенең предметы һәм максатлары
2.1. Палата эшчәнлегенең максатлары булып тора:
2.1.1. Тукай муниципаль районында бердәм финанс, бюджет, салым сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итү;
2.1.2. Тукай муниципаль районы бюджеты проектын төзү, аны билгеләнгән тәртиптә үтәүне оештыру;
2.1.3. бюджет акчаларының тиешле баш администраторларының җыелма бюджет хисабы нигезендә Тукай муниципаль районының бюджет хисабын төзү, Тукай муниципаль районының берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап төзү;
2.1.4. муниципаль бурыч алулар программасын эшләү һәм аны билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашыру;
2.1.5. федераль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән Палата компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча хезмәттәшлекне тәэмин итү;
2.1.6. Законнар белән билгеләнгән тәртиптә тапшырылган, Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары белән билгеләнгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру.
3. Палата функцияләре
Палата үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге төп функцияләрне башкара:
3.1. бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли һәм чаралар күрә;
3.2. билгеләнгән тәртиптә муниципаль район территориясенең социаль-икътисади үсеш фаразларын эшләүдә катнаша;
3.3. эре салым түләүчеләрнең салым түләүләренә мониторинг ясый;
3.4. муниципаль максатчан программаларны әзерләүдә катнаша, билгеләнгән тәртиптә аларны җирле бюджет акчалары хисабына финанслауны тәэмин итә;
3.5. билгеләнгән тәртиптә бюджет турында муниципаль район Советы карарлары һәм башка муниципаль хокукый актлар проектларын эшләүдә катнаша;
3.6. үз компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча билгеләнгән тәртиптә муниципаль хокукый актлар эшли һәм чыгара;
3.7. җирле бюджет проектын төзи һәм аны муниципаль районның Башкарма комитетына тәкъдим итә;
3.8. муниципаль районның берләштерелгән бюджет фаразын эшли;
3.9. үз компетенциясе чикләрендә җирле бюджетны үти, муниципаль районның җирле бюджеты һәм берләштерелгән бюджеты үтәлеше турында хисап төзи;
3.10. муниципаль район Советына һәм муниципаль район Башкарма комитетына җирле бюджет үтәлеше турында хисап тапшыра;
3.11. җирле бюджетның бюджет язмасын төзи;
3.12. Россия Федерациясе Бюджет кодексының 269.2 статьясы нигезендә эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыра;
3.13. җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнаша; муниципаль районның җирле үзидарә органнары аппаратлары чик саны турында һәм тотуга ассигнованиеләр күләме турында тәкъдимнәр әзерли;
муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре хезмәтенә түләү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә ктнаша;
3.14. бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән тәкъдимнәр әзерли;
3.15. салым сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләүдә катнаша;
3.16. җирле салымнар һәм җыемнар турында җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларын куллану мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирә;
3.17. муниципаль кыйммәтле кәгазьләр эмиссиясе һәм урнаштыру өлкәсендә сәясәтне гамәлгә ашыра;
3.18. муниципаль бурыч алулар структурасын формалаштыру өлкәсендә бердәм сәясәтне эшли һәм гамәлгә ашыра;
3.19. муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчеләре йөкләмәсе буенча муниципаль район исеменнән чираттагы финанс елына муниципаль район бюджеты турында муниципаль район Советы карары белән билгеләнгән муниципаль гарантияләр буенча йөкләмәләр күләме чикләрендә муниципаль гарантияләр бирә;
3.20. билгеләнгән тәртиптә муниципаль кыйммәтле кәгазьләр эмитенты сыйфатында эш итә, муниципаль заемнар чыгару һәм урнаштыру шартларын эшли;
3.21. муниципаль бурыч китабын алып бара;
3.22. муниципаль берәмлекнең чыгым йөкләмәләре реестрын алып бара;
3.23. чираттагы финанс елына бюджет турында муниципаль район Советы карары белән расланган акчалар лимиты чикләрендә һәм муниципаль районның Башкарма комитеты билгеләгән тәртиптә бюджет кредитлары бирүне тәэмин итә;
3.24. муниципаль эчке бурыч структурасын камилләштерү һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнарын оптимальләштерү буенча кирәкле чаралар күрә;
3.25. максатчан бюджет фондлары акчаларын формалаштыру һәм куллану буенча тәкъдимнәр әзерли;
3.26. бюджет акчаларын алучыларның, шул исәптән бюджет кредитлары һәм муниципаль гарантияләр алучыларның, бюджет акчаларын бүлеп бирү, алу, максатчан куллану һәм кире кайтару шартларының үтәлешен контрольдә тота;
3.27. җирле бюджет чараларын баш бүлүче һәм алучы функцияләрен башкара.
4. Палатаның компетенциясе һәм вәкаләтләре
4.1. Палата хокуклы:
4.1.1. Тукай муниципаль районы бюджеты проектын Тукай муниципаль районы бюджеты фаразын эшләү, Тукай муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында хисап төзү, финанс-бюджет планлаштыру, Тукай муниципаль районы бюджетыннан чыгымнарны финанслауны оештыру өчен кирәкле башка материалларны билгеләнгән тәртиптә сорарга һәм алырга;
4.1.2. Тукай муниципаль районы бюджеты проектын вакытында һәм сыйфатлы төзү һәм Тукай муниципаль районы бюджетын үтәү максатларында башка финанс органнарыннан, дәүләт хакимияте органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан, предприятиеләрдән һәм учреждениеләрдән кирәкле мәгълүмат алырга;
4.1.3. законнар нигезендә бюджет законнарын бозучыларга мәҗбүри чаралар кулланырга;
4.1.4. бюджет кредитларын, бюджет инвестицияләрен һәм муниципаль гарантияләрне алучылар тарафыннан бюджет акчаларын бүлеп бирү, алу, максатчан куллану һәм кире кайтару шартларын бозу фактлары ачыкланган очракта, гаепле затларны җаваплылыкка тарту өчен материалларны компетентлы органнарга җибәрергә;
4.1.5. Тукай муниципаль районы бюджетына керемнәр керү планын төзү һәм Тукай муниципаль районы бюджетының керем өлеше үтәлешен анализлау өчен салым органнарыннан кирәкле мәгълүмат алырга;
4.1.6. юридик һәм физик затларга билгеләнгән эшчәнлек өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирергә;
4.1.7. Палатаны карап тотуга һәм Палатага йөкләнгән функцияләрне гамәлгә ашыруга каралган Тукай муниципаль районы бюджеты акчаларының баш бүлүчесе һәм алучысы функцияләрен башкара.
4.2. Палатаның Тукай муниципаль районы җирле үзидарә финанс органы буларак вәкаләтләре:
4.2.1. бюджет ассигнованиеләрен һәм (яки) бюджет йөкләмәләре лимитларын бюджет акчаларын баш бүлүчеләргә җиткерү тәртибен билгеләү (Тукай муниципаль районы бюджетыннан акча средстволарын бирү шартлары билгеләнгән очракта);
4.2.2. Тукай муниципаль районы бюджетыннан кредитлар биргәндә банк гарантияләренең ышанычлылыгын (ликвидлыгын) бәяләү тәртибен билгеләү;
4.2.3. Тукай муниципаль районы бюджетыннан кредитлар биргәндә банк гарантияләренең ышанычлылыгын (ликвидлыгын) бәяләүне гамәлгә ашыру;
4.2.4. муниципаль гарантия бирү максатында принципалның финанс торышын анализлау тәртибен билгеләү;
4.2.5. муниципаль гарантия бирү максатында принципалның финанс торышын анализлау;
4.2.6. бирелгән муниципаль гарантияләрне исәпкә алу, гарантияләр белән тәэмин ителгән принципал йөкләмәләрен үтәү, шулай ук бирелгән гарантияләр буенча түләүләрне гарант тарафыннан гамәлгә ашыруны исәпкә алу;
4.2.7. муниципаль бурыч китабын алып бару;
4.2.8. бюджет ассигнованиеләрен планлаштыру тәртибен һәм методикасын билгеләү;
4.2.9. финанс хисап елында бюджет ассигнованиеләренең һәм бюджет йөкләмәләре лимитларының уникенче өлешеннән артмаган күләмдә, Тукай муниципаль районы бюджеты турында карар агымдагы ел башыннан үз көченә кермәгән очракта, бюджет ассигнованиеләрен һәм бюджет йөкләмәләре лимитларын бюджет акчаларын баш бүлүчеләргә ай саен җиткерү;
4.2.10. әлеге Нигезләмәнең 4.2.9 пунктында билгеләнгән шартларны үтәгәндә, Тукай муниципаль районы бюджеты турында карар финанс елы башланганнан соң өч ай эчендә үз көченә кермәгән очракта, бюджет үтәлешен оештыру;
4.2.11. җыелма бюджет язмасын төзү һәм алып бару тәртибен билгеләү, җыелма бюджет язмасын төзү һәм алып бару;
4.2.12. җыелма бюджет язмасын раслау һәм аңа үзгәрешләр кертү;
4.2.13. касса планын төзү һәм алып бару тәртибен, шулай ук бюджет акчаларын баш бүлүчеләр, бюджет керемнәренең баш администраторлары, бюджет дефицитын финанслау чыганакларының баш администраторлары тарафыннан касса планын төзү һәм алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны тапшыру составын һәм вакытын билгеләү;
4.2.14. касса планын төзү һәм алып бару;
4.2.15. чыгымнар, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары буенча Тукай муниципаль районы бюджетын үтәү тәртибен билгеләү;
4.2.16. бюджет акчаларын баш бүлүчеләренең (бүлүчеләрнең) бюджет язмаларын төзү, алып бару һәм үзгәртү тәртибен билгеләү;
4.2.17. бюджет акчаларын баш бүлүчеләренең бюджет йөкләмәләре лимитларын раслау;
4.2.18. акча йөкләмәләрен түләүне санкцияләү тәртибен билгеләү;
4.2.19. Тукай муниципаль районы бюджетын фактта үтәгәндә алынган, Тукай муниципаль районы бюджеты турында карар белән расланган керемнәрнең гомуми күләменнән арткан керемнәрне, Тукай муниципаль районының агымдагы финанс елына бюджеты турында карарына үзгәрешләр кертмичә, муниципаль бурыч алуларны алмаштыруга, муниципаль бурычны түләүгә, шулай ук Тукай муниципаль районының иҗтимагый норматив йөкләмәләрен үтәүгә, аларның үтәлешенә каралган бюджет ассигнованиеләре җитмәгән очракта, Россия Федерациясе Бюджет Кодексының 217 статьясы 3 пунктында каралган күләмдә юнәлтү;
4.2.20. бюджетның бердәм счетында акча белән идарә итү;
4.2.21. агымдагы финанс елында бюджет үтәлеше буенча операцияләрне тәмамлау тәртибен билгеләү;
4.2.22. башкарма документларны һәм аларны үтәү белән бәйле башка документларны исәпкә алу һәм саклау;
4.2.23. Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгына бюджет хисабын тапшыру;
4.2.24. Тукай муниципаль районы бюджетының касса үтәлеше турында хисаплар төзү һәм тапшыру;
4.2.25. Россия Федерациясе бюджет кодексы һәм гамәлдәге законнар белән каралган тәртиптә муниципаль берәмлеккә карата дәгъвалар буенча суд актларын үтәү;
4.2.26. билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендә норматив актлар кабул итә;
4.2.27. Тукай муниципаль районы составына керүче аерым җирлекләрнең җирле үзидарә органнары һәм Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары арасындагы килешүләр нигезендә законнарда билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлекләре финанс органнарының аерым бюджет вәкаләтләрен гамәлгә ашыра;
4.2.28. Тукай муниципаль районы бюджетыннан финанслана торган бюджет акчаларының баш бүлүчеләре һәм бүлүчеләре буенча штат расписаниеләрен килештерү;
4.2.29. район бюджеты проектын (бюджет проекты һәм урта сроклы финанс планы) төзи;
4.2.30. район бюджеты проектын (бюджет проекты һәм урта сроклы финанс планы) кирәкле документлар һәм материаллар белән Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына (алга таба – район Башкарма комитеты) район Советына раслауга кертү өчен тәкъдим итә;
4.2.31. бюджет хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру;
4.2.32. муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру;
4.2.33. гамәлдәге законнар һәм әлеге Нигезләмә нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыру.
4.3. Палатаның эчке муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру буенча вәкаләтләре булып тора:
бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы, шул исәптән бухгалтерлык хисабына һәм муниципаль учреждениеләрнең бухгалтерлык (финанс) хисабын төзүгә һәм тапшыруга таләпләр билгеләүче хокукый актлар нигезләмәләренең үтәлешен контрольдә тоту;
иҗтимагый норматив йөкләмәләрне һәм Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан физик затларга башка түләүләр буенча йөкләмәләрне, муниципаль милек белән идарә иткәндә һәм аны кулланганда Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларының керемнәрен формалаштыруны һәм чыгымнарын гамәлгә ашыруны шарт итеп куючы хокукый акт таләпләре үтәлешен, шулай ук тиешле бюджеттан акча бирү турында шартнамәләр (килешүләр), муниципаль контрактлар шартлары үтәлешен контрольдә тоту;
бюджеттан акча бирү турында шартнамәләрне (килешүләрне) үтәү максатында төзелгән шартнамәләрнең (килешүләрнең) үтәлешен, шулай ук әлеге кодекста каралган очракларда, муниципаль контрактларны үтәү максатларында төзелгән шартнамәләр (килешүләр) шартларының үтәлешен контрольдә тоту;
бюджет акчаларын (бюджеттан бирелгән акчаларны) бирү һәм (яисә) куллану нәтиҗәләре турында хисапларның, шул исәптән муниципаль программаларны гамәлгә ашыру турында хисапларның, муниципаль биремнәрне үтәү турында хисапларның, бюджеттан акча бирү нәтиҗәлелеге күрсәткечләренә ирешү турында хисапларның дөреслеген контрольдә тоту;
сатып алулар өлкәсендә дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнарында каралган контроль.
4.4. Палата рәисенең аерым вәкаләтләре:
- Тукай муниципаль районы бюджетының җыелма бюджет язмасын расларга;
- Тукай муниципаль районы бюджетының җыелма бюджет язмасына үзгәрешләр кертергә;
- Тукай муниципаль районы бюджеты акчаларын баш бүлүчеләр өчен бюджет йөкләмәләре лимитларын расларга;
- бюджет йөкләмәләре лимитларына үзгәрешләр кертергә.
4.5. Палата рәисе хокуклы:
- бюджет средстволарының баш бүлүчеләренә смета чикләрендә, шул исәптән муниципаль финанс контроле органнары тәкъдиме, Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының бюджет законнарын бюджет акчаларын баш бүлүче тарафыннан бозуны раслый торган тикшерү акты нигезендә бюджет средстволарының максатчан билгеләнешен үзгәртүне тыярга.
- Тукай муниципаль районы бюджеты акчаларын алучыга аерым чыгымнарны гамәлгә ашыруны тыярга.
Әлеге тыюны куллануның нигезе булып Тукай муниципаль районы Контроль-хисап палатасының Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет законнарын бозу турында күрсәтмәләре тора.
- Тукай муниципаль районы бюджетының баш бүлүчеләренә бюджетның тиешенчә үтәлмәве (бюджет процессын оештыру) турында мәҗбүри үтәлергә тиешле күрсәтмәләр бирергә.
5. Палата эшчәнлеген оештыру һәм аңа җитәкчелек итү
5.1. Палатаны Палата эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итүче рәис җитәкли. Палата рәисе Тукай муниципаль районы Башлыгы мөрәҗәгате нигезендә палата рәисе вазыйфасына кандидатларның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү нәтиҗәләре буенча Тукай муниципаль районы Советы тарафыннан билгеләнә. Кандидатларның квалификация таләпләренә туры килүен тикшерү Татарстан Республикасы финанс органында төзелә торган квалификация комиссиясе тарафыннан башкарыла.
5.3. Палата рәисе урынбасарлары ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан Палата рәисе тәкъдиме буенча билгеләнә.
5.4. Палата рәисе Палата эшчәнлеген оештыру һәм тәэмин итү буенча түбәндәге функцияләрне башкара:
5.4.1. Палатаның үз мәнфәгатьләре өчен булдырылган максатларны үтәвен тәэмин итә;
5.4.2. Палата исеменнән ышаныч кәгазеннән башка эшли, аның мәнфәгатьләрен дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, предприятиеләрдә, оешмаларда, учреждениеләрдә яклый;
5.4.3. законнарда, әлеге Нигезләмәдә, башка муниципаль хокукый актларда билгеләнгән чикләрдә Палата исеменнән шартнамәләр төзи, ышаныч кәгазьләре бирә, мөлкәт белән идарә итә, казначылыкның территориаль органнарында исәп-хисап счетлары ача, башка гамәлләр башкара;
5.4.4. бүлеп бирелгән ассигнованиеләр чикләрендә Палатаның штат расписаниесен раслау өчен район Башкарма комитеты Җитәкчесенә кертә;
5.4.5. үз компетенциясе чикләрендә Палатаның барлык хезмәткәрләре һәм бюджет процессында катнашучылар өчен мәҗбүри булган боерыклар чыгара;
5.4.6. Палатаның муниципаль хезмәткәрләренә карата билгеләнгән тәртиптә эш бирүченең барлык вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, шул исәптән Палата хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, аларга карата законнар нигезендә дисциплинар җәза һәм кызыксындыру чараларын куллана, Палата хезмәткәрләре арасында бурычларны бүлә;
5.4.7. Палата хезмәткәрләренең вазыйфаи инструкцияләрен раслый;
5.4.8. билгеләнгән тәртиптә район Башлыгына, район Советына, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә Палата компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча норматив хокукый актлар проектларын карауга кертә;
5.4.9. Палатада исәп-хисап торышы, Палатаның бухгалтерлык һәм статистик хисапларын билгеләнгән формалар буенча тиешле органнарга вакытында һәм тулылыгында тапшыру өчен җаваплылыкка ия;
5.4.10. законнар һәм әлеге Нигезләмә нигезендә башка функцияләрне башкара.
6. Палатаның мөлкәте һәм финанслары
6.1. Палата әлеге Нигезләмә белән билгеләгән максатларга ирешү өчен смета буенча бирелгән мөлкәтне һәм акчаларны куллана.
6.2. Палата мөлкәте аңа мөлкәт милекчесе тарафыннан оператив идарә итү хокукында беркетелә.
6.3. Палата үзенә беркетелгән мөлкәткә карата гамәлдәге законнарда, әлеге Нигезләмәдә билгеләнгән чикләрдә һәм үз эшчәнлеге максатлары нигезендә аңа ия булу һәм файдалану хокукын гамәлгә ашыра.
6.4. Палата аның карамагындагы акчалар белән үзенең йөкләмәләре буенча җавап бирә. Алар җитәрлек булмаганда, аның йөкләмәләре буенча субсидиар җаваплылыкны тиешле мөлкәт милекчесе –Тукай муниципаль районы үз өстенә ала.
6.5. Палата бюджет сметасы буенча бүлеп бирелгән акчалар хисабына сатып алынган, үзенә беркетелгән мөлкәтне читләштерергә яки башка ысул белән идарә итәргә хокуклы түгел.
6.6. Палатаның мөлкәте һәм акчалары аның балансында чагылыш таба һәм гамәлдәге законнар нигезендә кулланыла.
6.7. Милекче артык, кулланылмый торган яки билгеләнгән максат буенча кулланылмый торган мөлкәтне алырга һәм аны үз ихтыяры буенча кулланырга хокуклы.
6.8. Палатаның мөлкәтен һәм акчаларын формалаштыру чыганагы булып Палатаның бюджет сметасы нигезендә Тукай муниципаль районы бюджеты акчалары тора.
6.9. Палатаның финанс-хуҗалык эшчәнлеге билгеләнгән тәртиптә расланган бюджет сметасы нигезендә башкарыла.
7. Мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу.
7.1. Мәнфәгатьләр конфликты дигәндә оешма (учреждение) хезмәткәренең шәхси кызыксынучанлыгы аның хезмәт бурычларын тиешенчә үтәвенә йогынты ясарга мөмкин һәм оешма (учреждение) хезмәткәренең шәхси кызыксынуы һәм оешма (учреждение) хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре арасында каршылык барлыкка килергә яки килеп чыгарга мөмкин, аның хезмәткәре булып торган оешма (учреждение) мөлкәтенә һәм (яки) оешманың (учреждениенең) эшлекле абруена зыян китерергә сәләтле булган хәл аңлашыла.
7.2. Хезмәт бурычларын тиешенчә үтәүгә йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган оешма (учреждение) хезмәткәренең шәхси кызыксынуы дигәндә оешма (учреждение) хезмәткәренең хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә акча, кыйммәтләр, башка мөлкәт, шул исәптән мөлкәт хокуклары, яки үзе өчен яки өченче затлар өчен мөлкәт характерындагы хезмәтләр рәвешендә керем алу мөмкинлеге аңлашыла.
Палата рәисе Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксыну барлыкка килүе турында хәбәр итәргә тиеш.
7.3. Палата хезмәткәре Палата рәисенә вазыйфаи бурычларын үтәгәндә мәнфәгатьләр конфликтына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксыну барлыкка килүе турында хәбәр итәргә тиеш. Палата рәисенә хәбәр итү тәртибе, хәбәрнамәләрдә булган мәгълүматлар исемлеге, әлеге мәгълүматларны тикшерүне оештыру һәм хәбәрнамәләрне теркәү тәртибе Палата рәисе тарафыннан билгеләнә.
8. Палатаны бетерү һәм үзгәртеп кору тәртибе
8.1. Палатаны үзгәртеп кору һәм бетерү Россия Федерациясе гражданнар кодексы белән каралган тәртиптә һәм формаларда башкарыла.
8.2. Палатаны үзгәртеп кору яки бетерү турында карарны район Советы кабул итә.
8.3. Палатаны үзгәртеп корганда аның барлык документлары хокук варисына тапшырыла. Документларны тапшыру законнарда билгеләнгән тәртиптә башкарыла.
8.4. Палатаны бетерү район Советы карары буенча башкарыла.
8.5. Палатаны бетерү гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә билгеләнгән ликвидация комиссиясе тарафыннан башкарыла.
8.6. Ликвидация комиссиясе ликвидация балансын төзи.
8.7. Оештыручы гамәлдәге законнар нигезендә Палатаны бетерү тәртибен һәм срокларын билгели, ликвидация балансын раслый.
8.8. Ликвидация комиссиясе билгеләнгән датадан аңа бетерелә торган Палата эшләре белән идарә итү вәкаләтләре күчә.
8.9. Палатаны бетергәндә кредиторларның таләпләре гражданлык законнары белән билгеләнгән чират тәртибендә канәгатьләндерелә.
8.10. Кредиторларның таләпләрен канәгатьләндергәннән соң калган Палата мөлкәте, бетерелгән очракта, Тукай муниципаль районы милкенә тапшырыла.
8.11. Ликвидация комиссиясе Палатага китерелгән зыян өчен гамәлдәге законнар нормалары буенча җаваплылыкка ия.
8.12. Палатаны бетерү тәмамланган, ә Палата үз эшен туктаткан дип, бу хакта Бердәм дәүләт юридик затлар реестрына язма кертелгәннән соң санала.
9. Әлеге Нигезләмәмгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тәртибе
9.1. Әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү район Советы карары белән башкарыла.
9.2. Әлеге Нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве датасыннан үз көченә керә.