ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«24» апрель 2023 ел № 32/9
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәне раслау хакында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елның 14 декабрендәге 15/7 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 40 статьясын гамәлга ашыру максатында, Россия Федерациясе Торак кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатында ( 2021 елның 11 июнендәге 170-ФЗ номерлы Федераль закон редакциясендә), муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турында нигезләмәне раслау хакында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елның 14 декабрендәге 15/7 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
- Нигезләмәгә V бүлекне (Муниципаль контроль органы вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирү) өстәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм районның рәсми сайтында www.tukay.tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев