ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«24» апрель 2023 ел № 32/8
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турында нигезләмәне раслау хакында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елның 6 октябрендәге 13/5 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
«Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль законныӊ 40 статьясын гамәлга ашыру максатында, Россия Федерациясе Җир кодексының 72 статьясы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органнарының муниципаль җир контролен гамәлгә ашыручы органнар белән үзара хезмәттәшлеге кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 26 декабрендәге 1515 номерлы карары нигезендә, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турында нигезләмәне раслау хакында» Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елныӊ 6 октябрендәге 13/5 номерлы карарына түбәндәге үзәгәрешләрне кертергә:
Нигезләмәгә IV бүлекне (Муниципаль контроль органы вазыйфаи затларының карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирү) өстәргә.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм районның рәсми сайтында (www.tukay.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев