ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
« 29 » май 2023 ел № 33/1
Тукай муниципаль районында милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм аларга булышлык күрсәтү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, миграция вәзгыяте турында
«Тукай муниципаль районында милли мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм аларга булышлык күрсәтү, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы, миграция вәзгыяте турында» мәгълүматны тыңлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Мәгълүматны исәпкә алырга.
2. Район Башкарма комитетына:
- «2021-2025 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында милли сәясәтне гамәлгә ашыру» программасы чараларының үтәлешен тәэмин итәргә;
- РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай муниципаль районы буенча бүлеге белән берлектә, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның законсыз яшәү һәм законсыз хезмәт эшчәнлеген кисәтү, ачыклау һәм булдырмау буенча эшне дәвам итәргә;
- этномәдәни һәм тел төрлелеген, балаларның һәм яшьләрнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча эшне көчәйтергә.
3. Авыл җирлекләре Башлыкларына тәкъдим итәргә:
- авыл җирлекләре территориясенә чит ил гражданнарының килүен системалы рәвештә анализларга.
4. Муниципаль берәмлекнең иҗтимагый оешмаларына һәм берләшмәләренә 2023 елда Тукай муниципаль районында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрү буенча муниципаль план чараларын гамәлгә ашыруда катнашырга.
5. «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясенә конфессияара тынычлык һәм татулыкка кагылышлы мәсьәләләрне, шулай ук Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чараларны яктыртырга.
6. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев