КАРАР «29» май 2023 ел №33/6 Җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына тапшыру турында

 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ»

 

КАРАР

 

« 29 » май 2023 ел                                                                          №33/6              

 

 

Җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренең бер өлешен авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына тапшыру турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 4 пункты, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 16 статьясы 4 пункты, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставының 6 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

        1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яңа Бүләк авыл җирлеге Советының Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яңа Бүләк авыл җирлеге Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының әйләнә-тирә мохитне саклау вәкаләтләрен тапшыру турында тәкъдимен кабул итәргә.

        2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлеге Советының Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Калмия авыл җирлеге Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының әйләнә-тирә мохитне саклау вәкаләтләрен тапшыру турында тәкъдимен кабул итәргә.

        3.  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге Советының Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлеге Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының әйләнә-тирә мохитне саклау вәкаләтләрен тапшыру турында тәкъдимен кабул итәргә.

        4.  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге Советының Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Сәмәкәй авыл җирлеге Башкарма комитетына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының әйләнә-тирә мохитне саклау вәкаләтләрен тапшыру турында тәкъдимен кабул итәргә.

         5.   Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына:

- Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Яңа Бүләк, Калмия, Иштирәк, Сәмәкәй авыл җирлекләре башкарма комитетлары белән әлеге карарның 1-4 пунктларында күрсәтелгән вәкаләтләрне тапшыру турында килешү төзергә;

- әлеге карарны гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатыннан, бюджет законнары нигезендә 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар планы чорына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты турында карарына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы карары проектын эшләргә һәм карауга тапшырырга.

6. Әлеге карарны интернет челтәрендә Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре порталы составында Тукай муниципаль районының мәгълүмати сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) урнаштырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                 Ф.М. Камаев

 

docx
Скачать текст
DOCX, 24.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International