ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ»
КАРАР
« 29 » мая 2023 № 33/5
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлегенең Мартыш торак пунктын бетерү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 13.1 статьясы, «Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында» 2005 елның 7 декабрендәге 116-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 26 статьясы 7 пункты нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлегенең Мартыш авылын бетерергә.
2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына закон чыгару инициативасы тәртибендә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иштирәк авыл җирлегенең Мартыш торак пунктын бетерү һәм «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы хакында» Татарстан Республикасы законы проектын кертергә.
3. Күрсәтелгән Татарстан Республикасы законы проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында караганда, Тукай муниципаль районы Советы вәкиле итеп Закиров Рөстәм Илдус улын – Тукай муниципаль районы Башлыгы урынбасарын билгеләргә.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга (tukay.tatarstan.ru).
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.И. Закировка йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев