ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ»
КАРАР
« 29 » май 2023 ел № 33/7
«Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең коммерциясез оешмалар белән (сәяси партиядән тыш) түләүсез нигездә бердәнбер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашуга яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүгә эшкә алучы вәкиленең (эш бирүченең) рөхсәтен алу тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2017 елның 18 сентябрендәге 18/3 номерлы карарын гамәлдән чыгару турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору турында законнарын камилләштерү максатында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елныӊ 16 декабрендәге 432-ФЗ номерлы федераль законнар, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәткәрләрнең коммерциясез оешмалар белән (сәяси партиядән тыш) түләүсез нигездә бердәнбер башкарма орган сыйфатында идарә итүдә катнашуга яки аларның коллегиаль идарә органнары составына керүгә эшкә алучы вәкиленең (эш бирүченең) рөхсәтен алу тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2017 елның 18 сентябрендәге 18/3 номерлы карарын гамәлдән чыгарырга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (tukay.tatarstan.ru/) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев