КАРАР «10» июль 2023 № 34/7 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ»

 

КАРАР

 

«   10  »  июль   2023                                                                                   № 34/7

 

     

 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ  2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2022 елның 14 мартындагы 60-ФЗ номерлы федераль законнар, Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы, «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 26 январендагы 1-ТРЗ номерлы, «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 3 февралендәге 2-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законнары, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советыныӊ  2019 елның 22 февралендәге вн/1 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 8 статьяныӊ 8.22 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«8.22. Муниципаль хезмәткәргә класс чины бирү турында мәгълүмат муниципаль хезмәткәрнең шәхси эшенә һәм хезмәт кенәгәсенә (булган очракта) кертелә.»;

2) 13 статьяның 13.8 пунктында «муниципаль берәмлекнеӊ сайлау комиссиясе аппаратында» сүзләрен төшереп калдырырга;

3) 15 статьяда:

15.3 пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисе» (алга таба – Татарстан Республикасы Рәисе) сүзләренә алыштырырга;

 

 

 

 

15.8 пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисе» сүзләренә алыштырырга;

15.9 пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисе» сүзләренә алыштырырга;

15.10 пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисе» сүзләренә алыштырырга;

15.11 пунктында «Татарстан Республикасы Президентына» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисенә» сүзләренә алыштырырга;

15.13 пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисе» сүзләренә алыштырырга;

15.14 пунктында «Татарстан Республикасы Президенты» сүзләрен «Татарстан Республикасы Рәисе» сүзләренә алыштырырга;

4) 18 статьяга түбәндәге эчтәлектәге 18.6 пунктын өстәргә:

          «18.6. Тукай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләрендә муниципаль хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурс Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы һәм Тукай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре советлары арасында кадрлар эше буенча аерым функцияләрне тапшыру турында килешү нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәтнең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрү буенча бердәм конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә.»;

          5) 19 статьяга түбәндәге эчтәлектәге 19.7 пунктын өстәргә:

          «19.7. Тукай муниципаль районы составына керүче  авыл җирлекләре муниципаль хезмәткәрләрен аттестацияләү Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советы һәм Тукай муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре советлары арасында кадрлар эше буенча аерым функцияләрне тапшыру турында килешү нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының бердәм аттестация комиссиясе тарафыннан үткәрелә.»;

6) 20 статьяныӊ 20.1 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 20.1 пунктын өстәргә:
«5) муниципаль хезмәткәрнең чит ил агенты статусын алуы.»;

7)  28 статьяның 28.3 пунктына «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда каралган очраклардан тыш» сүзләрен өстәргә;

8) 29.3 пунктыныӊ 1 пунктчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«1) коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча тиешле муниципаль органның кадрлар хезмәте бүлекчәсе (алга таба – хокук бозуларны профилактикалау буенча кадрлар хезмәте бүлекчәсе) яки «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13.4 статьясы нигезендә Россия Федерациясе Президенты хакимиятенең вәкаләтле бүлекчәсе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре турында доклад;»;

9) 29 статьяныӊ 29.9 пунктын түбәндәге редакциядә  бәян итәргә:

«29.9. Әлеге Нигезләмәнең 12, 14 һәм 26 статьяларында каралган җәзалар муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциячел хокук бозу кылулары турында мәгълүмат килгән көннән алып алты айдан да соңга калмыйча, муниципаль хезмәткәрнең вакытлыча эшкә сәләтсезлеге, ялда булу вакыты чорын исәпкә алмыйча,  һәм коррупциячел хокук бозу кылынган көннән алып өч елдан да соңга калмыйча кулланыла. Күрсәтелгән срокларга җинаять эше буенча эш вакыты кертелми.»;

10)    31 статьяныӊ 31.11 пункты 4 пунктчасын түбәндәге редакциядә  бәян итәргә:

«4) хезмәт эшчәнлеге турында законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән мәгълүматлар һәм (яки) хезмәт кенәгәсе күчермәсе яки гражданның хезмәт эшчәнлеген раслаучы башка документлар (хезмәт эшчәнлеге элек гамәлгә ашырылмаган очраклардан тыш);».

          2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Тукай муниципаль районының мәгълүмат сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) урнаштырырга.

3.   Әлеге карар басылып чыккан (халыкка игълан ителгәннән) көннән үз көченә керә.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                               Ф.М. Камаев                                                                                 

docx
Скачать текст
DOCX, 21.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International