КАРАР «13 » 11 2023 ел № 38/2 2021-2024 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру барышы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

« 13  »      11        2023 ел                                                                               №   38/2

 

 

2021-2024 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру барышы турында

 

«2021-2024 елларга Тукай муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаныӊ үтәлеше турында» чыгышны тыӊлап фикер алышканнан соң, муниципаль берәмлек Советы

 

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Мәгълүматны исәпкә алырга.

2. Хокук бозуларны профилактикалауның барлык субъектларына:  

- хокук бозуларны, сукбайлыкны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, толерантлык һәм кеше хокукларына хөрмәт тәрбияләү буенча чараларны гамәлгә ашырырга;

- балаларны стандарт булмаган ситуациядә үз-үзеңне тотуның нәтиҗәле ысулларына өйрәтергә, җәмгыятьнең әхлакый принциплары нигезендә үз тормышын төзергә сәләтле, стресска чыдам шәхес формалаштырырга;

- социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне ачыклау буенча системалы эш алып баруны дәвам итәргә;

- социаль-куркыныч хәлдә булган яки даими рәвештә сәбәпсез дәресләр калдыручы балигъ булмаганнарны ачыкларга, аларны тәрбияләү һәм төп гомуми белем бирү буенча чаралар күрергә;

- балигъ булмаганнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны тәэмин итәргә;

- урамнарда һәм җәмәгать урыннарында хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау эшен дәвам итәргә;

- эчкечелеккә, алкоголизмга каршы көрәшкә юнәлдерелгән хокук бозуларны профилактикалау буенча эзлекле эш алып барырга;

- яшүсмерләр арасында социаль негатив тенденцияләргә, яшүсмерләрне җинаять һәм хокук бозулар кылуга этәрүче сәбәпләргә системалы анализ ясарга;

- гаилә иминсезлеге фактларын ачыклау максатыннан, рейдлар үткәрергә;

- экстремистлык, милли ызгыш, дини түземсезлек күренешләрен ачыклау һәм булдырмау буенча даими эш алып барырга.

3. Башкарма комитет һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектларына Тукай муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа чараларын финанслауны исәпкә алырга (2021-2024 еллар планы чорына).

4. Авыл җирлекләре башлыкларына авыл җирлекләре территориясендә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Тукай районы буенча бүлегенә ярдәм итәргә.

5. Башкарма комитетка торак йортларның фасадларына видеокүзәтү камераларын урнаштыруны этаплап финанслау мөмкинлеген эзләргә.

6. «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы җитәкчесенә даими рәвештә «Якты юл» («Светлый путь») газетасында хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар турында бастырырга.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                            Ф.М. Камаев

 

pdf
Скачать текст
PDF, 894.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International