КАРАР «13» 11 2023 ел № 38/4 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы турында нигезләмә»не раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«  13 »   11       2023 ел                                                                                      № 38/4

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы турында нигезләмә»не раслау хакында

 

 

«Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясе субъектлары иҗтимагый палаталарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 2016 елның 23 июнендәге 183-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2017 елның 20 июлендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставы нигезендә һәм «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итү максатында, муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы турында нигезләмәне расларга.

2.Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының 2015 елның 6 апрелендәге 36/4 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                      Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Советының 2023 елның 13 ноябрь 38/4 номерлы карарына кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советы турында нигезләмә

 

  1. Әлеге типлаштырылган нигезләмәмнең хокукый көйләү предметы

 

1.1. Әлеге типлаштырылган нигезләмә «Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, «РФ субъектлары иҗтимагый палаталарын оештыруның һәм эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» 2016 елның 23 июнендәге 183-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» 2017 елның 27 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»  2017 елның 20 июлендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Республикасы Тукай районы муниципаль берәмлеге (алга таба – муниципаль берәмлек) уставы нигезендә эшләнгән, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иҗтимагый советының (алга таба – Иҗтимагый совет) хокукый статусын, аның составын һәм структурасын, Иҗтимагый советны формалаштыру һәм эшчәнлек тәртибен билгели.

 

  1. Иҗтимагый совет эшчәнлегенең хокукый нигезе

 

2.1. Үз эшчәнлегендә Иҗтимагый совет Россия Федерациясе Конституциясе, федераль конституцион законнар, Россия Федерациясе Президенты указлары һәм боерыклары, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) указлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль берәмлек уставы һәм муниципаль хокукый актлары, шулай ук әлеге типлаштырылган нигезләмәгә таяна.

 

  1. Иҗтимагый советның хокукый статусы, максатлары һәм бурычлары

 

3.1. Иҗтимагый совет даими эшләүче киңәшмә-консультатив һәм коллегиаль орган булып тора, ул киң җәмәгатьчелекне муниципаль берәмлекнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү максатында, шулай ук «Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль законда, башка федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм башка норматив хокукый актларында, муниципаль берәмлекнең муниципаль норматив хокукый актларында каралган тәртиптә һәм формаларда муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары һәм муниципаль оешмаларына җәмәгать контролен гамәлгә ашыру максатында булдырылган.

3.2. Иҗтимагый совет муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарының  (алга таба − гражданнар) һәм муниципаль берәмлек территориясендә эшчәнлек алып баручы һөнәри һәм социаль төркемнәрнең  (алга таба − коммерциясез оешмалар) хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәкъдим итү һәм яклау өчен оештырылган коммерциясез оешмаларның муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү максатыннан төзелә.

3.3. Иҗтимагый совет муниципаль берәмлекнең икътисади һәм социаль үсешенең, гражданнарның һәм коммерциясез оешмаларның хокукларын һәм ирекләрен яклауның иң мөһим мәсьәләләрен хәл итү өчен, гражданнарның, коммерциясез оешмаларның һәм муниципаль берәмлек җирле үзидарә органнарының иҗтимагый әһәмиятле мәнфәгатьләрен ачыклау һәм килештерүне түбәндәге юл белән тәэмин итәргә тиеш:

1) гражданнарның һәм коммерциясез оешмаларның муниципаль берәмлек җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү;

2) муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеше дәүләт программаларын формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда гражданнарның иҗтимагый әһәмиятле мәнфәгатьләрен исәпкә алу, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау;

3) кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен, коммерциясез оешмаларның һәм башка оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыруны һәм яклауны тәэмин итү;

4) «Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2017 елның 20 июлендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары һәм муниципаль оешмаларның эшчәнлеге   вәкаләтләрне гамәлгә ашыру;

5) муниципаль берәмлекнең икътисади һәм социаль үсешенең аеруча мөһим мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр эшләү;

6) гражданнарны һәм коммерциясез оешмаларны муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеше, яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләү, милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту дәүләт программаларын формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга җәлеп итү;

7) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында аларның эшчәнлеген иҗтимагый бәяләү.

3.4. Иҗтимагый совет иҗтимагый нигездә эшли һәм юридик зат хокукларына ия түгел.

3.5. «Россия Федерациясендә иҗтимагый контроль нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212–ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы 1 өлеше 3 пункты нигезендә муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый палаталары (советлары) җәмәгать контроле субъектлары булып тора.

3.6. Иҗтимагый совет карарлары тәкъдим итү характерына ия.

 

4. Иҗтимагый совет эшчәнлеге принциплары

 

4.1. Иҗтимагый совет эшчәнлегенең төп принциплары булып тора:

1) кеше һәм гражданның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре өстенлеге;

2) Иҗтимагый совет эшчәнлегенең законлылыгы;

3) Иҗтимагый советның мөстәкыйльлеге һәм аның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарыннан, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарыннан, дәүләт һәм муниципаль оешмалардан, федераль законнар нигезендә аерым гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы башка органнардан һәм оешмалардан бәйсезлеге;

4) Иҗтимагый совет эшчәнлеген гамәлгә ашыруның һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуының хәбәрдарлыгы һәм ачыклыгы.

 

5. Иҗтимагый совет әгъзаларының этика кодексы

 

5.1. Иҗтимагый совет президиумы Иҗтимагый совет әгъзаларының этика кодексын (алга таба - Этика кодексы) эшли һәм Иҗтимагый советка раслау өчен тәкъдим итә. Этика кодексында каралган таләпләрне үтәү Иҗтимагый совет әгъзалары өчен мәҗбүри булып тора.

 

6. Иҗтимагый совет регламенты

 

6.1. Иҗтимагый советның беренче составы Иҗтимагый совет регламентын Иҗтимагый совет әгъзаларының билгеләнгән саныннан күпчелек тавыш белән раслый.

6.2. Иҗтимагый совет регламенты белән билгеләнә:

1) Иҗтимагый совет әгъзаларының гомуми саны һәм аның эшчәнлегендә катнашу тәртибе;

2) Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән җирле иҗтимагый берләшмәләр тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан Иҗтимагый совет әгъзаларының калган өчтән бер өлешен раслау тәртибе;

3) Иҗтимагый советның пленар утырышларын үткәрү сроклары һәм тәртибе;

4) Иҗтимагый советның составы, вәкаләтләре һәм эшчәнлек тәртибе;

5) Иҗтимагый совет рәисе һәм аның урынбасарының вәкаләтләре һәм эшчәнлек тәртибе;

6) Иҗтимагый совет президиумын, Иҗтимагый совет комиссияләрен һәм эшче төркемнәрен формалаштыру һәм эшчәнлек тәртибе, шулай ук аларның җитәкчеләрен сайлау һәм вәкаләтләре тәртибе;

7) әлеге типлаштырылган Нигезләмә нигезендә Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләрен туктату һәм туктатып тору тәртибе;

8) Иҗтимагый совет карарларын кабул итү формалары һәм тәртибе;

9) Иҗтимагый совет эшенә җәмәгать экспертларын, иҗтимагый берләшмәләрне, аның составына вәкилләре кермәгән башка коммерциясез оешмаларны җәлеп итү тәртибе һәм аларның Иҗтимагый совет белән үзара хезмәттәшлек формалары;

10) гомумроссия һәм республика иҗтимагый берләшмәләре, муниципаль берәмлек территориясендә эшләүче башка коммерциясез оешма вәкилләрен Иҗтимагый совет әгъзаларына сайлап алу процедуралары;

11) Иҗтимагый совет тарафыннан чаралар әзерләү һәм үткәрү тәртибе;

12) Иҗтимагый советның үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык хисабын әзерләү халык алдында хисап тапшыру тәртибе һәм срогы;

13) әлеге типлаштырылган Нигезләмә нигезендә Иҗтимагый советның эшчәнлеген эчке оештыру һәм тәртибенең башка мәсьәләләре.

 

7. Иҗтимагый совет составы

 

7.1. Иҗтимагый совет торган ирекле катнашу нигезендә 12 кеше составында формалаша.

7.2. Иҗтимагый совет кандидатларының өчтән бер өлеше муниципаль берәмлек башлыгы тарафыннан раслана.

7.3. Иҗтимагый совет кандидатлары составының өчтән бер өлеше муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (дума, депутатлар советы) тарафыннан раслана.

7.4. Муниципаль берәмлек башлыгы тарафыннан расланган Иҗтимагый совет әгъзалары һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (дума, депутатлар советы) тарафыннан расланган Иҗтимагый совет әгъзалары гамәлдәге законнар нигезендә теркәлгән һәм муниципаль берәмлек территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы җирле иҗтимагый һәм башка коммерциясез оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан (бер иҗтимагый оешмадан бер вәкил) Иҗтимагый совет әгъзаларының калган өчтән бер өлеше составын билгелиләр.

7.5. Бер үк вакытта муниципаль берәмлек башлыгы һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (дума, депутатлар советы) тарафыннан гражданнарның бер үк кандидатураларын Иҗтимагый совет составына кертүне килештерү һәм булдырмау максатыннан, муниципаль берәмлек башлыгы һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (дума, депутатлар советы) тиешле исемлекләр расланганчы үзара консультацияләр үткәрә.

7.6. Иҗтимагый совет составына шул исәптән иҗтимагый оешма, социаль юнәлешле коммерциясез оешма вәкилләре булып торган гражданнар да керә ала. Шул ук вакытта аларның Иҗтимагый совет алдында куелган мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле һөнәри сыйфатлары, шул исәптән тиешле белеме, бу өлкәдә эш тәҗрибәсе исәпкә алына.

7.7. Иҗтимагый совет составына керергә мөмкин: электән Россия Федерациясе дәүләт вазыйфаларын, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт вазыйфаларын, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән затлар, Иҗтимагый совет әгъзалары гомуми санының биштән бер өлешеннән артмаган санда.

7.8. Иҗтимагый совет составы ул расланган көннән алып 7 көн дәвамында Интернет челтәрендә муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырыла.

 

8. Иҗтимагый советны формалаштыру тәртибе һәм вәкаләтләре срогы

 

8.1. Иҗтимагый совет унсигез яшькә җиткән, муниципаль берәмлек территориясендә рәсми теркәлгән һәм даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, шул исәптән иҗтимагый оешмалар һәм гамәлдәге законнар нигезендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге территориясендә гамәлгә ашыручы башка дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешмалар вәкилләреннән төзелә.

8.2. Иҗтимагый совет әгъзалары үз эшчәнлекләрен җәмәгать башлангычында  (түләүсез) алып баралар.

8.3. Иҗтимагый совет әгъзаларын милли, дини, төбәк яки партия принцибы буенча берләштерү рөхсәт ителми.

8.4. Иҗтимагый совет әгъзалары үз вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда, коммерциясез оешмаларның, шулай ук аларны тәкъдим иткән хезмәт коллективларының карарлары белән бәйле түгел.

8.5. Иҗтимагый совет әгъзалары була алмый: 

1) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт вазыйфаларын, Татарстан Республикасы  һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затлар, шулай ук «Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы турында» 2005 елның 4 апрелендәге 32-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә башка затлар;

2) суд тарафыннан хокукый сәләтсез яки чикләнгән хокукый сәләтле дип танылган затлар;

3) кире алынмаган яки үтәлеп бетмәгән суд хөкеме булган затлар;

4) ике гражданлыгы булган кешеләр.

8.6. Иҗтимагый совет рәисе һәм рәис урынбасары, беренче утырышта ачык тавыш бирү юлы белән, Иҗтимагый совет әгъзалары  арасыннан, әгәр Иҗтимагый совет әгъзаларының яртысыннан артыгы алар өчен тавыш биргән булса сайлана. Иҗтимагый совет рәисен һәм рәис урынбасарын сайлау турында карар утырыш беркетмәсе белән рәсмиләштерелә.

8.7. Иҗтимагый совет составына үз вәкилен тәкъдим итәргә теләк белдергән оешма, массакүләм мәгълүмат чараларында Иҗтимагый советның яңа составын формалаштыру турында мәгълүмати хәбәр рәсми рәвештә бастырылган көннән алып, муниципаль берәмлек башлыгына яисә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына (дума, депутатлар советы) яисә гамәлдәге составтагы Иҗтимагый советка Иҗтимагый советның яңа составына үз вәкилен кертү турында оешманың закон буенча яки әлеге оешма уставы нигезендә тиешле вәкаләтләргә ия булган җитәкче коллегиаль органы карары, ә коллегиаль орган булмаганда, закон буенча яки әлеге оешма уставы нигезендә әлеге оешма исеменнән эш йөртү хокукына ия булган башка орган карары белән рәсмиләштерелгән гариза, түбәндәге документларны җибәрә:

1) әлеге типлаштырылган Нигезләмәгә 1 кушымта нигезендә форма буенча Иҗтимагый совет составына үз вәкилен кертү турында анкета;

2) анкетага оешманың дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе, оешма уставының күчермәсе һәм Иҗтимагый совет составына кандидат тәкъдим итү турында карар кабул иткән органның вәкаләтләрен раслаучы башка документлар, Иҗтимагый совет составына кандидатны күрсәтү турында оешма уставы нигезендә вәкаләтле орган карары;

3) әлеге типлаштырылган Нигезләмәгә 2 кушымта буенча форма буенча шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык;

4) фото 3х4;

5) паспорт күчермәсе.

8.8. Әгәр документларны кабул итүнең билгеләнгән чоры тәмамлангач, Иҗтимагый совет әгъзалыгына кандидатлар саны әлеге типлаштырылган Нигезләмәдә билгеләнгән Иҗтимагый совет әгъзалары саныннан азрак булса, муниципаль берәмлек башлыгы, Иҗтимагый совет әгъзасына кандидатларны өстәмә рәвештә тәкъдим итү максатыннан әлеге чорны озайта, әмма 15 көннән дә артыкка түгел.

Документларны кабул итү тәмамланганнан соң 30 көн эчендә Иҗтимагый советны формалаштыру процедурасы гамәлгә ашырыла.

8.9. Иҗтимагый совет әгъзаларын 30 календарь көн эчендә раслау турында карарны муниципаль берәмлек башлыгы кабул итә һәм тиешле карарны муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (дума, депутатлар советы) чираттагы сессиядә кабул итә.

8.10. Иҗтимагый совет әгъзаларының калган өчтән бер өлеше муниципаль берәмлек башлыгы һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (дума, депутатлар советы) тарафыннан тиешле карар кабул ителгән көннән алып 30 календарь көннән дә артык булмаган вакыт эчендә расланган Иҗтимагый совет әгъзалары карары белән раслана.

8.11. Иҗтимагый совет әгъзаларының калган өчтән бер өлешен раслау тәртибе Иҗтимагый совет регламентында беркетелә.

8.12. Иҗтимагый совет әгъзасы вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган очракта, Иҗтимагый советның киткән әгъзасы урынына яңа әгъзасын раслау Иҗтимагый совет әгъзасын раслаучы орган яки муниципаль берәмлек башлыгы һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы (дума, депутатлар советы) раслаган Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан мондый вәкаләтләр туктатылган көннән алып 30 календарь көн эчендә башкарыла.

8.13. Иҗтимагый совет әгъзасына кандидат Иҗтимагый совет әгъзасы булуны раслауга ризалык турында гаризасын, муниципаль берәмлек башлыгына һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына язма гариза җибәреп, теләсә кайсы вакытта кире алырга хокуклы. Бу очракта кандидат Иҗтимагый совет әгъзасына кандидатлар исемлегеннән чыгарыла.

8.14. Түбәндәге иҗтимагый берләшмәләрдән һәм башка коммерциясез оешмалардан Иҗтимагый совет әгъзасына кандидатлар тәкъдим итәргә рөхсәт ителми:

1) гамәлдәге составтагы Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре срогы тәмамланган көнгә кадәр бер елдан кимрәк вакытта теркәлгән коммерциясез оешмалар;

2) сәяси партияләр;

3) «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында» 2002 елның 25 июлендәге 114-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә (алга таба – «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында» Федераль закон) экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашыруның рөхсәт ителмәве турында язма формада кисәтү бирелгән коммерциялсез оешмалар - кисәтү чыгарылган көннән алып бер ел дәвамында, әгәр ул суд тарафыннан законсыз дип танылмаса;

4) «Экстремистик эшчәнлеккә каршы тору турында» 2002 елның 25 июлендәге 114-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә эшчәнлеге туктатылган коммерциясез оешмалар, әгәр туктату турында карар суд тарафыннан законсыз дип танылмаган булса.

8.15. Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре срогы өч ел тәшкил итә һәм яңа составтагы Иҗтимагый советның беренче утырышы көненнән исәпләнә. Яңа составтагы Иҗтимагый советның беренче утырышы көненнән гамәлдәге составтагы Иҗтимагый совет әгъзаларының вәкаләтләре туктатыла.

8.16. Иҗтимагый совет әгъзасының вәкаләтләре түбәндәге очракларда туктатыла:

1) аның вәкаләтләре срогы тәмамлану;

2) аның Иҗтимагый совет составынан чыгу турында гариза бирүе;

3) аның сәламәтлеге буенча Иҗтимагый совет эшендә катнаша алмавы, Иҗтимагый совет эшчәнлегеннән читләшүе яки башка сәбәпләр аркасында;

4) аңа карата чыгарылган гаепләү карарының законлы көченә керүе;

5) аны хокукый сәләтсез яки чикләнгән хокукый сәләтле һәм законлы көченә кергән суд карары нигезендә хәбәрсез югалган дип тану;

6) аның этика нормаларын тупас бозуы -  утырышта катнашучы Иҗтимагый совет әгъзаларының гомуми саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителгән Иҗтимагый совет карары буенча;

7) Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылу;

8) Иҗтимагый совет утырышлары эшендә җитди сәбәпсез системалы (өч тапкырдан артык) катнашмау;

9) Иҗтимагый совет рәисе яки рәис урынбасары йөкләмәләрен җитди сәбәпләр аркасында системалы рәвештә (ике тапкырдан артык) үтәмәү;

10) аны Россия Федерациясе дәүләт вазыйфасына, Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт вазыйфасына, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына, муниципаль вазыйфага яки муниципаль хезмәт вазыйфасына билгеләү;

11) аның ике гражданлык алуы;

12) муниципаль берәмлек чикләреннән даими яшәү урынына күчү;

13) Иҗтимагый совет әгъзасының Этика кодексын бозуы -  Иҗтимагый совет утырышында кабул ителгән Иҗтимагый советы әгъзаларының билгеләнгән саныннан кимендә яртысы карары буенча.

Иҗтимагый совет әгъзасы сәламәтлеге буенча эшчәнлек алып бара алмаган, аңа карата судның гаепләү карарына законлы көченә кергән, Россия Федерациясе гражданлыгы туктатылган очракларда, Иҗтимагый совет әгъзасы әлеге фактлар турында Иҗтимагый совет рәисенә яки рәис урынбасарына хәбәр итәргә тиеш.

 

9. Иҗтимагый Совет вәкаләтләре

 

9.1. Иҗтимагый советның төп вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:

1) муниципаль берәмлекнең иҗтимагый әһәмиятле муниципаль хокукый актлары проектларын һәм муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары тарафыннан эшләнә торган башка документларны карау;

2) муниципаль берәмлекнең җирле әһәмияттәге мәсьәләләре, муниципаль берәмлектә җирле үзидарә оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча хокукый көйләүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү; 

3) җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хокукый җайга салуны камилләштерү, муниципаль берәмлек территориясендә җирле үзидарә оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр әзерләү;

4) муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеше стратегиясе проектларын, муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеш фаразын һәм муниципаль берәмлекнең  башка стратегик планлаштыру документларын эшләүдә һәм карауда, аларның үтәлеше турында хисапларны карауда катнашу;

5) муниципаль программалар, ведомство максатчан программалар һәм башка программалар проектларын эшләүдә һәм карауда катнашу;

6) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы тору эшендә катнашу, муниципаль берәмлекнең муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуның нәтиҗәлелеген бәяләү;

7) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары һәм муниципаль оешмаларның эшчәнлегенә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру, шул исәптән түбәндәгеләрне кертеп:

7.1) муниципаль берәмлекнең иҗтимагый әһәмиятле муниципаль хокукый актлары проектларын карау;

7.2) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын мониторинглауда, муниципаль контрольне гамәлгә ашыру функцияләрен гамәлгә ашыруда, коррупциягә каршы эш алып бару барышында катнашу;

7.3) гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләренә җавапларның сыйфатын сайлап алып анализлауны гамәлгә ашыру;

7.4) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары тарафыннан Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен, Россия Федерациясе Президенты Указларын һәм боерыкларын, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларын һәм боерыкларын, Россия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәләрен, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) Указларын һәм боерыкларын, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) йөкләмәләрен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм боерыкларын үтәү , шулай ук «юл карталарын», стратегик планлаштыру документларын, дәүләт, муниципаль һәм башка программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карау;

7.5) Иҗтимагый советлар эшчәнлеген мониторинглау, аларның иҗтимагый контроль субъектлары функцияләрен үтәүве максатында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль һәм иҗтимагый советлар белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе вәкилләре Иҗтимагый советлар утырышларында, шулай ук Иҗтимагый советлар вәкилләренең эшлекле очрашуларында һәм утырышларында катнашалар;

8)  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары институтларын үстерүгә ярдәм итү буенча хезмәттәшлек итү.

9.2. «Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2017 елның 20 июлендәге 62–ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм әлеге типлаштырылган Нигезләмә белән Иҗтимагый советка йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыру максатында, Иҗтимагый совет хокуклы:

1) Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнарына, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, дәүләт һәм муниципаль оешмаларга, федераль законнар нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә аерым гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы башка оешмаларга һәм аларның вазыйфаи затларына күрсәтелгән органнар һәм оешмалар компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча запрослар җибәрергә;

2) муниципаль берәмлекнең муниципаль хокукый актларына, муниципаль берәмлекнең муниципаль хокукый актлары проектларына иҗтимагый экспертиза үткәрергә;

5) муниципаль берәмлекнең икътисади һәм социаль үсешенең аеруча мөһим мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарына тәкъдимнәр эшләргә;

4) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары, иҗтимагый һәм башка дәүләтнеке булмаган коммерциясез оешма вәкилләрен, аларның компетенциясенә кергән мәсьәләләрне тикшергәндә, Иҗтимагый совет утырышларына чакырырга;

5) җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне караганда, утырышларда, коллегияләрдә, консультатив киңәшмәләрдә, иҗтимагый советларда, комиссияләрдә катнашу өчен, үз әгъзаларын (вәкилләрен) җибәрергә;

6) «Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль законның 3 бүлегендә, «Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2017 елның 20 июлендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 2 статьясында каралган формаларда җәмәгать контролен гамәлгә ашырырга;

7) җәмәгать контролен гамәлгә ашырганда үткәрелә торган чараларны оештыручылар, инициаторлар сыйфатында чыгыш ясарга, шулай ук үткәрелә торган чараларда катнашырга;

8) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә җирле үзидарә органнарыннан, муниципаль оешмалардан, федераль законнар нигезендә аерым гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекнең башка органнарыннан җәмәгать контролен гамәлгә ашыру өчен кирәкле мәгълүматны сорарга, дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматлар, шәхси мәгълүматлар һәм федераль законнар белән чикләнгән мәгълүматны үз эченә алган мәгълүматтан тыш;

9) җәмәгать контролен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча йомгаклау документын әзерләргә һәм аны җирле үзидарә органнарына һәм муниципаль оешмаларга, федераль законнар нигезендә аерым гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы муниципаль берәмлекнең башка органнарына һәм оешмаларына һәм массакүләм мәгълүмат чараларына карауга җибәрергә;

10) Россия Федерациясе законнары, Татарстан Республикасы законнары һәм муниципаль берәмлекләрнең муниципаль норматив хокукый актлары нигезендә башка вәкаләтләрне гамәлгә ашырырга;

11) иҗтимагый мөһим проблемалар буенча форумнар, тыңлаулар, «түгәрәк өстәлләр» һәм башка чаралар үткәрергә;

12) Иҗтимагый совет эшчәнлегенә Россия Федерациясе гражданнарын, вәкилләре Иҗтимагый совет составына кермәгән оешмаларны, турыдан-туры һәм (яки) аларның фикерләрен, тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен тапшыру юлы белән, белгеч-экспертларын, фәнни һәм башка оешмаларны җәлеп итәргә;

13) Иҗтимагый совет утырышларында карала торган мәсьәләләрне яктырту буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итәргә.

9.3. Иҗтимагый совет җәмәгать контролен гамәлгә ашырганда бурычлы:

1) иҗтимагый контроль турында Россия Федерациясе законнарын һәм Татарстан Республикасы законнарын үтәргә;

2) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән бәйле федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне үтәргә;

3) федераль законнар нигезендә аерым гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнарының, муниципаль оешмаларның, башка муниципаль берәмлек органнарының һәм оешмаларының законлы эшчәнлегенә каршылыклар тудырмаска;

4) җәмәгать контроле вакытында алынган мәгълүматның конфиденциальлеген сакларга, әгәр аның таралуы федераль законнар белән чикләнгән булса;

5) «Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында җәмәгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2017 елның 20 июлендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру буенча үз эшчәнлеге һәм контроль нәтиҗәләре турында мәгълүматны халыкка җиткерергә;

6) Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә башка бурычларны үтәргә;

9.4. Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба - «Интернет» челтәре) «Татарстан Республикасында җәмәмгать контролен гамәлгә ашыруга бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» 2017 елның 20 июлендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 8 статьясы 2 пункты нигезендә муниципаль берәмлек хакимиятенең рәсми сайтында урнаштырыла.

10. Иҗтимагый совет әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары

 

10.1. Иҗтимагый совет әгъзасы хокуклы:

1) муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органы инициативасы буенча үткәрелә торган барлык чараларда (утырышларда, киңәшмәләрдә, «түгәрәк өстәлләрдә» һ.б.) катнашырга, дәүләт серен тәшкил итүче мәгълүматны, персональ мәгълүматлар турында мәгълүматны һәм чикләнгән керү мәгълүматын үз эченә алган мәгълүматны куллану белән бәйле рәвештә федераль законнар нигезендә керү чикләнә торган чаралардан тыш;

2) инициативалы тәртиптә Иҗтимагый советка аналитик язулар, докладлар һәм башка мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләргә һәм җибәрергә;

3) Иҗтимагый совет рәисе аша эш планына һәм утырышлар үткәрү тәртибенә тәкъдимнәр кертергә;

4) көн тәртибе мәсьәләләрен карауда катнашу өчен, Иҗтимагый совет утырышларына чакырылган затлар кандидатуралары буенча тәкъдимнәр кертергә;

10.2. Иҗтимагый совет әгъзасы бурычлы:

1) Иҗтимагый совет рәисе биргән йөкләмәләрне үтәргә;

2) әлеге типлаштырылган Нигезләмәдә каралган Иҗтимагый совет эш тәртибен белергә һәм үтәргә;

3) Иҗтимагый совет утырышларында шәхсән катнашырга;

4) аңа йөкләнгән бурычларны хәл итү өчен, Иҗтимагый совет тарафыннан төзелгән эксперт, эшче төркемнәр, комиссияләр, башка эшче органнар эшендә катнашырга.

10.3. Иҗтимагый совет әгъзасы Иҗтимагый  совет әгъзасы таныклыгына ия (алга таба – таныклык), ул аның вәкаләтләрен раслаучы документ булып тора.

10.3.1. Иҗтимагый совет әгъзасы таныклыгына Иҗтимагый совет рәисе кул куя. Иҗтимагый совет рәисе таныклыгына муниципаль берәмлек башлыгы кул куя.

10.3.2. Иҗтимагый совет әгъзасы таныклыктан үз вәкаләтләре чорында файдалана.

10.3.4. Таныклыкның үрнәге һәм тасвирламасы Иҗтимагый совет тарафыннан эшләнә һәм раслана.

 

11. Иҗтимагый совет эшчәнлеген оештыру

 

11.1. Яңа составтагы Иҗтимагый совет үзенең беренче утырышына Иҗтимагый советның хокукларга ия составы формалашканнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча җыела.

11.2. Яңа составтагы Иҗтимагый советның беренче утырышын, Иҗтимагый совет рәисе сайланганчы, Иҗтимагый советның өлкән әгъзасы ача һәм алып бара.

11.3. Иҗтимагый советның беренче утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә һәм карала:

- Иҗтимагый совет рәисен, урынбасарын һәм секретарен сайлау турында;

- Иҗтимагый совет әгъзаларын раслау турында;

- яңа составтагы Иҗтимагый совет эшенең төп юнәлешләре турында;

- Иҗтимагый совет регламентына тәкъдимнәр һәм үзгәрешләр кертү яки раслау турында;

11.4. Иҗтимагый совет эшчәнлегенең төп формалары булып Иҗтимагый совет комиссияләре (эшче төркемнәр) утырышлары, форумнар, тыңлаулар, «түгәрәк өстәлләр» һәм иҗтимагый мөһим мәсьәләләр буенча башка чаралар тора.

11.5. Иҗтимагый совет утырышлары кварталга кимендә бер тапкыр үткәрелә. Иҗтимагый совет утырышларында кабул ителгән карарлар беркетмә белән рәсмиләштерелә.

11.6. Җирле үзидарә органнары, муниципаль оешмалар, федераль законнар нигезендә аерым гавами вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы башка муниципаль органнар һәм оешмалар, аларга җибәрелгән карарларны, җәмәгать контроле нәтиҗәләре буенча әзерләнгән йомгаклау документларын карыйлар һәм Иҗтимагый советка, нигезле җавапларны алганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча, ә кичектерелү мөмкин булмаган очракларда, шунда ук җибәрәләр.

11.7. Иҗтимагый совет утырышлары шулай ук,  муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары тарафыннан эшләнгән норматив хокукый актлар проектларына һәм законнарда билгеләнгән очракларда норматив хокукый актларга иҗтимагый совет нәтиҗәсен бирү максатыннан, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары инициативасы буенча үткәрелә.

11.8. Иҗтимагый совет утырышлары, әгәр аларда Иҗтимагый совет әгъзаларының яртысыннан ким булмаган өлеше катнашса, хокуклы дип санала. Иҗтимагый совет әгъзалары Иҗтимагый совет утырышларында шәхсән катнашырга тиеш. Иҗтимагый совет әгъзалары үз вәкаләтләрен башка кешеләргә тапшырырга, шулай ук тавыш бирү хокукын Иҗтимагый советның башка әгъзаларына тапшырырга хокуклы түгел.

11.9. Иҗтимагый советның даими эшләүче эшче органы булып президиум тора. Президиумны Иҗтимагый совет төзи. Иҗтимагый совет президиумы составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы секретарь, комиссияләр һәм (яки) эшче төркемнәр рәисләре керә.

11.10. Иҗтимагый совет утырышларын – рәис, ә ул булмаганда, рәис урынбасары үткәрә.

11.11. Иҗтимагый совет рәисе:

1) Иҗтимагый совет эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итә;

2) Иҗтимагый совет әгъзаларының тәкъдимнәре нигезендә Иҗтимагый советның эш планнарын әзерли, шулай ук аларга үзгәрешләр кертә һәм аларны Иҗтимагый советка раслау өчен тәкъдим итә;

3) Иҗтимагый советны муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарында, иҗтимагый берләшмәләрдә һәм оешмаларда  тәкъдим итә;

4) Иҗтимагый советның җәмәгать контролен гамәлгә ашыруда катнашу нәтиҗәләре буенча Иҗтимагый совет тарафыннан әзерләнгән йомгаклау документларына, утырышлар беркетмәләренә, Иҗтимагый советның тәкъдимнәренә һәм башка документларына кул куя;

5) Иҗтимагый совет утырышларын үткәрү вакытын һәм урынын билгели;

6) Иҗтимагый совет эшчәнлеге, аңа йөкләнгән максатлар һәм бурычлар кысаларында Иҗтимагый совет әгъзаларына йөкләмәләр бирә;

7) Иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле башка функцияләрне башкара.

11.12. Иҗтимагый совет рәисе урынбасары:

1) Иҗтимагый совет рәисе вазифаларын ул рәсми рәвештә булмаган вакытта башкара;

2) Иҗтимагый совет утырышларын әзерләүне оештыра;

3) Иҗтимагый совет рәисе кушуы буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле башка функцияләрне башкара.

11.13. Иҗтимагый Ссоветның җаваплы секретаре:

1) утырышларга материаллар һәм карар проектларын әзерләүне оештыра;

2) Иҗтимагый совет әгъзаларына үткәрү урыны һәм вакыты, көн тәртибе турында хәбәр итә, аларны кирәкле мәгълүмати-белешмә материаллар белән тәэмин итә;

3) Иҗтимагый совет һәм муниципаль берәмлек җирле үзидарә органнарының оештыру хезмәттәшлеген тәэмин итә;

4) Иҗтимагый совет эшчәнлеген документаль-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыра;

5) Иҗтимагый совет утырышларының беркетмәләрен рәсмиләштерә һәм кабул ителгән карарларның үтәлешен контрольдә тота;

6) Иҗтимагый совет утырышы көн тәртибе проектын, шулай ук утырышка чакырылган затлар исемлеген төзи һәм аны Иҗтимагый совет рәисенә раслау өчен тәкъдим итә;

Иҗтимагый совет секретаре булмаган очракта, аның бурычларын Иҗтимагый совет рәисе кушуы буенча Иҗтимагый совет әгъзаларының берсе башкара.

Иҗтимагый Совет комиссияләре рәисләре Иҗтимагый совет утырышында сайлана.

11.14. Иҗтимагый советның чираттан тыш утырышы Иҗтимагый совет рәисе карары буенча яки Иҗтимагый совет әгъзаларының билгеләнгән саныннан өчтән бер өлеше инициативасы буенча чакырылырга мөмкин.

11.15. Иҗтимагый совет эшендә муниципаль берәмлек башлыгы һәм аның урынбасарлары, муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнары (дума, депутатлар советы), җирле үзидарә органнарының башка вазыйфаи затлары, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты хезмәткәрләре катнаша ала.

11.16. Иҗтимагый совет тарафыннан әлеге типлаштырылган Нигезләмәнең 11.7 пунктында күрсәтелгән норматив хокукый актлар  проектларын (норматив хокукый актларын) карау муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары тарафыннан Иҗтимагый советка җибәрелгән көннән алып ун календарь көн эчендә башкарыла.   

Норматив хокукый актлар проектларына (норматив хокукый актларга) Иҗтимагый советы бәяләмәләрен бирү максатыннан тавыш бирү Иҗтимагый советның барлык әгъзаларыннан сораштыру формасында читтән торып тавыш бирү юлы белән, сораштыру нәтиҗәләрен беркетмәгә кетеп  үткәрелергә мөмкин, ул Иҗтимагый совет рәисе, ә ул булмаганда Иҗтимагый совет рәисе урынбасары тарафыннан имзалана. Мондый тавыш бирү тапшырылган һәм кабул ителгән хәбәрләрнең дөреслеген һәм аларның документаль раслауын тәэмин итүче почта, телеграф, телетайп, телефон, электрон яки башка элемтә аша документлар алмашу юлы белән үткәрелергә мөмкин. Читтән торып тавыш бирү үткәрелгән очракта, Иҗтимагый советның рәис урынбасарына, барлык әгъзаларына тәкъдим ителгән көн тәртибе, Иҗтимагый советның бәяләмәсе бирелергә тиешле норматив хокукый акт проекты (норматив хокукый акт) аны уздыруга кадәр җиде календарь көннән дә соңга калмыйча җибәрелә. Иҗтимагый совет әгъзалары, кирәк булганда, муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнарыннан карала торган норматив хокукый акт проекты (норматив хокукый акт) буенча өстәмә материаллар һәм мәгълүмат сорыйлар һәм алалар.

Иҗтимагый совет карарлары Иҗтимагый совет әгъзаларының күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Тәкъдим ителгән карарның «риза» һәм «каршы» тавышлары саны тигез булганда, Иҗтимагый совет рәисе тавышы хәлиткеч дип санала.

11.17. Иҗтимагый совет утырышларында сорауларны тыңлауга һәм фикер алышуга әзерләү өчен Иҗтимагый совет әгъзалары эшче, эксперт төркемнәренә һәм башка эшче органнарга берләшә алалар, Иҗтимагый совет рәисе урынбасары белән килешү буенча Иҗтимагый совет составына кермәгән белгечләрне материалларны әзерләүгә җәлеп итә алалар.

11.18. Иҗтимагый совет карары буенча Иҗтимагый совет утырышларына муниципаль берәмлекнең җирле үзидарә органнары, коммерциясез оешмалар, фәнни учреждениеләр вәкилләре, экспертлар һәм башка белгечләр Иҗтимагый совет караган мәсьәләләр буенча кирәкле мәгълүмат һәм бәяләмәләр бирү өчен чакырылырга мөмкин. Иҗтимагый совет әгъзалары булмаган массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре утырышларда чакыру буенча катнаша ала.

11.19. Иҗтимагый совет каравына кертелә торган материаллар Иҗтимагый совет рәисе урынбасарына аларны карау күздә тотылган Иҗтимагый совет утырышы билгеләнгән көнгә кадәр ун календарь көннән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. Материалларны соңрак тәкъдим итү Иҗтимагый совет рәисе яки рәис урынбасары белән килештерелә.

11.20. Иҗтимагый советның аңа йөкләнгән максатлар, бурычлары, вәкаләтләре нигезендә кабул ителгән карарлары тәкъдим итү характерында була һәм кызыксынган затларга утырыш беркетмәсеннән өземтә рәвешендә яки Иҗтимагый совет карары буенча башка ысул белән җиткерелә.

11.21. Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында мәгълүмат Интернет челтәрендә  муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында урнаштырыла.

 

12.  Иҗтимагый советның үз эшчәнлеге турында еллык хисабы

 

12.1. Иҗтимагый совет үз эшчәнлеге турында еллык хисап әзерли (алга таба – хисап).

12.2. Эш нәтиҗәләре буенча хисап муниципаль берәмлекнең Иҗтимагый советы утырышында тыңлана.

12.3. Хисап Интернет челтәрендә муниципаль берәмлек хакимиятенең рәсми сайтларында урнаштырыла.

12.4. Хисап муниципаль берәмлек башлыгына, муниципаль берәмлек прокуратурасына һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына җибәрелә.

12.5. Хисапта булган тәкъдимнәр муниципаль берәмлекнең икътисади һәм социаль үсешен планлаштырганда, шулай ук муниципаль берәмлекнең икътисади һәм социаль үсеше буенча чараларны гамәлгә ашырганда, муниципаль берәмлек органнары тарафыннан исәпкә алына.

 

13. Иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү

 

13.1. Иҗтимагый совет эшчәнлеген оештыру, хокукый, аналитик, мәгълүмати, документацион, финанс һәм матди-техник тәэмин итү муниципаль берәмлек администрациясе тарафыннан башкарыла.

13.2. Иҗтимагый совет эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле чыгымнар муниципаль берәмлек хакимиятен тотуга каралган акчалар хисабына башкарыла.

pdf
Скачать текст
PDF, 8.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International