ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
« 13 » 11 2023 ел № 38/7
Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 11 октябрендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Шилнәбаш авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 11 октябрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2023 елныӊ 20 февралендәге 30/10 номерлы карары белән расланган Шилнәбаш авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев