ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
« 13 » 11 2023 ел № 38/8
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 23-25, 28 статьялары, Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегенең Генераль планы проекты буенча 2023 елның 22 сентябрендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегенең генераль планы проекты буенча халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында 2023 елның 22 июлендәге бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Тукай муниципаль районы Советының 2022 елның 29 декабрендәге 28/3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Иске Дөреш авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертергә.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев