КАРАР «13» 11 2023 ел № 38/9 Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«    13     »      11         2023 ел                                                                             № 38/9

 

 

Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, Тукай муниципаль районы  Яӊа Троицкий авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның 22 сентябрендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Яӊа Троицкий авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү проекты буенча 2023 елның  22 сентябрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы   

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2021 елныӊ 23 апрелендәге 9/14 номерлы карары белән расланган Яӊа Троицкий авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә.  

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга. 

3. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                       Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 494.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International