ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
« 13 » 11 2022 ел № 38/10
2024 елга һәм 2025, 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджет проекты буенча халык тыңлауларын үткәрү турында
«2024 елга һәм 2025, 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» Тукай муниципаль районы Советы карары проекты буенча Тукай муниципаль районы халкының фикер алышуда катнашу хокукын саклау максатыннан һәм Тукай муниципаль районында халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе турында 2018 елның 29 декабрендәге вн/2 номерлы нигезләмәгә таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. «2024 елга һәм 2025, 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проекты буенча халык тыңлауларын билгеләргә.
1.1. Халык тыӊлауларын үткәрү вакытын 2023 елныӊ 6 декабренә 17.00 сәгатькә билгеләргә, үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 йорт (муниципаль район Советының утырышлар залы);
1.2. Фикер алышына торган мәсьәлә буенча тәкъдимнәр һәм чыгыш ясау хокукы белән халык тыңлауларында катнашу өчен гаризалар 2023 елныӊ 4декабренә кадәр почта аша түбәндәге адреска җибәрелә: 423800, Яр Чаллы шәһәре, М.Җәлил проспекты, 46 йорт, 330 кабинет яисә факс буенча юнәлтелә: (8552)701183.
2. «2024 елга һәм 20245, 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проекты буенча халык тыңлауларын үткәрү тәртибен кушымта нигезендә расларга.
3. Әлеге карарны һәм «2024 елга һәм 2025, 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проектын «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырырга һәм Тукай районының рәсми сайтында 2023 елның 15 ноябреннән дә соңга калмыйча урнаштырырга.
4. Түбәндәге составта оештыру комитетын төзергә:
- Камаев Фаил Мисбах улы – район Башлыгы,
- Сәхбиев Мансур Шакирҗан улы – бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия рәисе, Биклән авыл җирлеге Башлыгы,
- Вәлиева Венера Александровна – бюджет, салымнар, һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия әгъзасы, Бәтке авыл җирлеге Башлыгы,
- Хәбибуллин Айрат Рафак улы – район Башкарма комитеты Җитәкчесе,
- Камалова Айгөл Ринат кызы – район финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече.
5. Оештыру комитетына билгеләнгән тәртип нигезендә һәм әлеге карарда билгеләнгән срокларда «2024 елга һәм 2025, 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты хакында» карар проекты буенча халык тыңлауларын әзерләргә һәм үткәрергә.
6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны бюджет, салымнар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев