КАРАР «29 » 11 2023 ел № 39/2 Күзкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«   29   »       11       2023 ел                                                                              № 39/2

 

 

Күзкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, Тукай муниципаль районы Күзкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 15 ноябрендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Күзкәй авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 15 ноябрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы   

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. Күзкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.

2. Күзкәй авыл җирлеге Советыныӊ 2014 елныӊ 29 июлендәге 2/5 номерлы карары белән расланган Күзкәй авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен гамәлдән чыгарырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга. 

4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                                    Ф.М. Камаев

pdf
Скачать текст
PDF, 466.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International