КАРАР «11» декабрь 2023 ел № 40/2 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«  11  »  декабрь   2023 ел                                                                     №  40/2

 

 

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар планы чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында

 

1 статья  

1. 2024 елга Тукай муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) Тукай муниципаль районы бюджеты керемнәренең фаразланган гомуми күләме 1 400 729,86 меӊ сум;

2) Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарыныӊ фаразланган гомуми күләме 1 400 729,86  меӊ сум;

3) Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгы 0 сум.

2. 2025 елга һәм 2026 елга Тукай муниципаль районы бюджетының төп характеристикаларын расларга:

1) 2025 елга Тукай муниципаль районы бюджет керемнәренең гомуми күләме 1 405 924,35 меӊ сум, 2026 елга 1 424 854,94 меӊ сум;

2) Тукай муниципаль районы бюджеты чыгымнарыныӊ гомуми күләмен расларга:

-  2025 елга 1 405 924,35 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 17 019,49 меӊ сум;

- 2026 елга 1 424 854,94 меӊ сум, шул исәптән шартлы рәвештә расланган чыгымнар 34 232,44 меӊ сум;

3) 2025 елга Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгы 0 меӊ сум һәм 2026 елга 0 меӊ сум.

3. Тукай муниципаль районы бюджеты кытлыгын финанслау чыганакларын расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 1 кушымта нигезендә;

- 2025 һәм 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 2 кушымта нигезендә.

 

2 статья

1. 2025 елның 1 январена Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль эчке бурычы югары чиген нуль зурлыгы белән, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген нуль зурлыгы белән расларга.

2. 2026 елның 1 январена Тукай муниципаль районыныӊ муниципаль эчке бурычы югары чиген нуль зурлыгы белән, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген нуль зурлыгы белән расларга.

3. 2027 елның 1 январена Тукай муниципаль районының муниципаль эчке бурычы чиген нуль зурлыгы белән, шул исәптән муниципаль гарантияләр буенча эчке бурычның югары чиген нуль зурлыгы белән расларга.

 

3 статья

1. Тукай муниципаль районы бюджетында 2024 елга фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 3 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

2. Тукай муниципаль районы бюджетында 2025 һәм 2026 еллар планы чорына фаразланган керемнәр күләмен әлеге карарга 4 кушымта нигезендә исәпкә алырга.

 

4 статья

2024 елда Тукай муниципаль районы муниципаль унитар предприятиеләре табышының 2023 ел нәтиҗәләре буенча салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр түләгәннән соң калган өлешен Тукай муниципаль районы бюджетына күчерү 2024 елның 1 июленә кадәр чиста табышның 30 проценты күләмендә башкарыла дип расларга.

 

5 статья

1. Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44.10 статьясы нигезендә Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына күчерелергә тиешле бюджетара субсидияләр күләмен расларга:

- 2024 елда  470,7  меӊ сум;

- 2025 елда 679,7 меӊ сум;

- 2026 елда 747,1 меӊ сум.

 2. 2024 елда һәм 2025, 2026 еллар планы чорында Тукай муниципаль районы бюджетыннан Татарстан Республикасы бюджетына әлеге статьяда каралган бюджетара субсидияләрне күчерү ай саен тигез өлешләр белән башкарыла дип билгеләргә.  

 

6 статья

1. Тукай муниципаль районы чыгымнарының ведомство структурасын расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 5 кушымта нигезендә;

- 2025 һәм 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 6 кушымта нигезендә.

2. Тукай муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары (Татарстан Республикасы муниципаль программалары һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре), чыгымнар төрләре төркемнәре буенча бүлүне расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 7 кушымта нигезендә;

- 2025 һәм 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 8 кушымта нигезендә.

3. Тукай муниципаль районы бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бюджет чыгымнары классификациясенең максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм эшчәнлекнең программага карамаган юнәлешләре), чыгымнар төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре, бүлекчәләре буенча бүлүне расларга:

- 2024 елга әлеге карарга 9 кушымта нигезендә;

- 2025 һәм 2026 еллар планы чорына әлеге карарга 10 кушымта нигезендә.

4. Тукай муниципаль районы бюджетының гавами норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләмен 2024 елга                          27 446,30 меӊ сум, 2025 елга 28217,00  меӊ сум, 2026 елга 28984,50 меӊ  сум күләмендә расларга.

 

7 статья

Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә, физик затларга – товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләргә Тукай муниципаль районы бюджетыннан Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 статьясы 2 һәм 7 пункты нигезендә бирелә торган субсидияләр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә бирелә.

 

8 статья

Җирлекләрнең бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияләр күләмен расларга:

- 2024 елга 62 195,7 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 11 кушымта нигезендә бүлеп;

- 20254 елга  60 281,9 меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 12 кушымта нигезендә бүлеп;

- 2026 елга 58 388,34  меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 13 кушымта нигезендә бүлеп.

 

9 статья

Тукай муниципаль районы Юл фондының бюджет ассигнованиеләре күләмен  2024 елга 52 879,8 мең сум, 2025 елга  54 101,0 мең сум, 2026 елга 55 767,5 мең сум күләмендә расларга һәм аларны 2024-2026 елларга Тукай муниципаль районының гомуми кулланылыштагы юлларында юл эшләре программасы чараларын гамәлгә ашыруга җибәрергә.

 

10 статья

Җирлекләрнең, муниципаль һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыруга муниципаль районнар бюджетларына субвенцияләр күләмен расларга:

- 2024 елда  5 107,5  меӊ сум;

- 2025 елда  5 623,0 меӊ сум;

- 2026 елда 6 162,5 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 15 кушымта нигезендә бүлеп.

 

11 статья

Тукай муниципаль районы бюджетына авыл җирлекләре бюджетларыннан ай саен күчерелергә тиешле башка бюджетара трансфертлар күләмен исәпкә алырга:

         - төзекләндерү кысаларында авыл җирлекләре автомобиль юлларын карап тоту (юлларны кышкы чистарту) буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыруга 2024 елга 27 500,0 мең сум;  2025 елга 27 500,0 меӊ сум; 2026 елга 27 500,0  меӊ сум күләмендә, әлеге карарга 16-18 кушымта нигезендә бүлеп;

         - 2024 елга һәм 2025, 2026 еллар планы чорына күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау чараларын тәэмин итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен тапшыруга ел саен 6 719,0 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 16-18 кушымта нигезендә;

         - җирлек халкының ялын оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру буенча чараларны тәэмин итүгә 2024 елга 64 559,9 меӊ сум; 2025 елга 64 559,9 меӊ сум; 2026 елга 64 559,9 сум күләмендә, әлеге карарга 16-18 кушымта нигезендә бүлеп.

 

12 статья

Муниципаль районга җирлекләр бюджетларыннан муниципаль учреждениеләрне карап тоту өчен Тукай муниципаль районы бюджетына субсидияләр күләмен исәпкә алырга:

 - 2024 елга  76 964,76  меӊ сум;

- 2025 елга 78 380,33 меӊ сум;

- 2026 елга 82 614,99 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 19 кушымта нигезендә бүлеп.

 

13 статья

Тукай муниципаль районы бюджетында Татарстан Республикасы бюджетыннан алына торган бюджетара трансфертларны исәпкә алырга:

- 2024 елда 669 750,60 меӊ сум;

- 2025 елда 644 711,62 меӊ сум;

- 2026 елда 628 585,95 меӊ сум күләмендә әлеге карарга 20-21 кушымта нигезендә бүлеп.

 

14 статья

2024 елда Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнарына муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре санын арттыруга китерә торган карарлар кабул итмәскә тәкъдим итәргә.        

 

15 статья

2024 елныӊ 1 январена Тукай муниципаль районы бюджеты калдыклары Тукай муниципаль районы исеменнән товарлар белән тәэмин итүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә төзелгән муниципаль контрактлар өчен түләүгә (әлеге муниципаль контрактларның шартлары нигезендә 2023 елда түләнергә тиеш) файдаланылмаган бюджет ассигнованиеләре калдыгы суммасыннан артмаган күләмдә 2024 елда, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тиешле карар кабул иткән очракта, әлеге максатларга тиешле бюджет ассигнованиеләрен арттыруга җибәрелә.

16 статья.

 

Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә административ хокук бозулар өчен административ штрафлардан, әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән су объектларына мәҗбүри таләпләрне бозу нәтиҗәсендә китерелгән зыянны түләтүдән, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән су объектларына китерелгән зыянны ирекле түләнә торган түләүләрдән әйләнә-тирә мохиткә, шул исәптән су объектларына китерелгән зыянны мәҗбүри таләпләр бозылу нәтиҗәсендә алына торган салым булмаган керемнәр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә вәкаләтле республика башкарма хакимияте органы тарафыннан раслана торган Татарстан Республикасының табигатьне саклау чаралары планы нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы белән килешү буенча әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны ачыклау һәм бәяләүгә һәм (яисә) әйләнә-тирә мохиткә җыелган зыянны ликвидацияләүне оештыруга, хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын булдырмау һәм (яисә) киметү, табигать мохитен саклау һәм торгызу, табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны торгызу, экологик иминлекне тәэмин итү буенча башка чараларга юнәлдерелә дип билгеләргә.

 

17 статья

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык департаментыныӊ Тукай районы территориаль бүлеге төзелгән килешүләр нигезендә Тукай муниципаль районы бюджетын үтәү буенча аерым функцияләрне гамәлгә ашыра.

 

18 статья

Әлеге карар 2024 елның 1 январеннан үз көченә керә.

 

 

19 статья

Әлеге карар Тукай муниципаль районы сайтында (tukay.tatarstan.ru), шулай ук Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) һәм «Якты юл» газетасында урнаштырыла.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет рәисе                                                                                           Ф.М. Камаев

 

 

 

 

Карарга кушымталар Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында http://tukay.tatarstan.ru/ адресы буенча урнаштырылган.

pdf
Скачать текст
PDF, 9.66 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International