ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
« 11 » декабря 2023 ел № 40/4
Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5.1, 31 статьялары, Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 29 ноябрендәге халык тыңлаулары беркетмәсе, Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2023 елның 29 ноябрендәге халык тыңлаулары нәтиҗәләре турында бәяләмә, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен расларга.
2. Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2018 елныӊ 20 августындагы 27/9 номерлы карары белән расланган (2021 елныӊ 23 апрелендәге 9/12 номерлы карар үзгәрешләре белән) Түбән Суыксу авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен гамәлдән чыгарырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында, Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
4. Әлеге карарны «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгарырга.
5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет Рәисе Ф.М. Камаев