КАРАР «27» декабря 2023 ел № 41/2 2024 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең җыелма эш планы турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«27» декабря 2023 ел                                                                                  № 41/2

 

 

 

2024 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең

җыелма эш планы турында

 

 

Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, муниципаль берәмлек Советы  

 

КАРАР БИРДЕ:

 

1. 2024 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең җыелма эш планын расларга (кушымта нигезендә).

2. Билгеләнгән чаралар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Советы аппаратының оештыру бүлегенә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                        Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Советының 2023 елныӊ 27декабрендәге 41/2 номерлы карарына кушымта

 

 

 

2024 елга Тукай муниципаль районы Советы даими комиссияләренең

җыелма эш планы

 

Чараның исеме

Башкару вакыты

Башкару өчен җаваплы

 
Бюджет, финанслар һәм икътисадый сәясәт буенча даими комиссия

 

1.

Район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча күрелә торган чаралар турында

Март

 

 

 

Район Башкарма комитеты,

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча филиалы (килешү буенча)

2.

2023 елга һәм 2024 елның I кварталына район бюджеты үтәлеше турында

Апрель

 

Район финанс-бюджет палатасы

3.

2024 елның I кварталында Тукай муниципаль районында салым җыю буенча чаралар үтәлеше һәм бюджет үтәлеше турында

Апрель

 

Район Башкарма комитеты,

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы районара инспекциясенең Тукай районы буенча территориаль участогы (килешү буенча)

4.

2024 елның I яртыеллыгына районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында

Август

Район Башкарма комитеты

6.

Районда кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме чаралары турында

Октябрь

Район Башкарма комитеты

 

7.

2025 елга Тукай муниципаль районы бюджеты турында

Ноябрь

Район Финанс-бюджет палатасы

8.

2024 елның январь-сентябрь айларына Тукай муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенең якынча йомгаклары турында, 2025-2026 елларга көтелгән нәтиҗәләр һәм социаль - икътисадый үсеш фаразлары

Ноябрь

Район Башкарма комитеты,

район Финанс-бюджет палатасы

 
Социаль сәясәт, инфраструктура үсеше һәм аграр мәсьәләләр буенча даими комиссия

 

 

  1.  

Тукай муниципаль районында хезмәтне саклау һәм производство травмалары турында

Февраль

Район Башкарма комитеты

 

  1.  

Район территориясендә хайваннарның куркыныч йогышлы авыруларын булдырмау буенча эпизоотия торышы һәм саклау чаралары турында

Февраль

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмаларыныӊ язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге турында

Март

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Район халкының сәламәтлеген ныгыту буенча күрелә торган чаралар турында

Апрель

Район Башкарма комитеты, «Тукай районы үзәк хастаханәсе» ДАССУ

  1.  

2024 елның I кварталына район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү турында

Апрель

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен һәм мәшгульлеген оештыру турында   

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район торак пунктларын санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү барышы турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү эшләре нәтиҗәсе турында

Июнь

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Район мәгариф учреждениеләренең яӊа 2024-2025 уку елына әзерлеге турында

Август

«Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ

  1.  

2024-2025 елларның көзге-кышкы чорына район торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын әзерләү турында

Август

Район Башкарма комитеты

  1.  

2024 елда Тукай муниципаль районы иҗтимагый советы эшчәнлеге турында

Октябрь

Район иҗтимагый советы

  1.  

Район халкы белән физкультура-савыктыру эшенең торышы турында

Октябрь

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөртекле культураларны җыю һәм азык әзерләү нәтиҗәләре турында

Октябрь

 Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекләрне кышлатуга әзерлеге турында

Ноябрь

Авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе (килешү буенча)

  1.  

Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру турында

Квартал саен урынга чыгып

Тукай муниципаль районы Советы депутатлары

 

 

 

 

 

             
Законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссия

 

  1. .

Полиция участок пунктлары биналарын һәм административ-торак комплексын җиһазландыру һәм аларны эшкә яраклы хәлдә тоту турында

Февраль

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

2023 елга Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең  оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында

Март

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

2024 елның I кварталына район территориясендә янгын куркынычсызлыгы торышы турында

 

Апрель

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

Террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү һәм аңа каршы тору, балигъ булмаганнарны, яшьләрне һәм исламның традицион булмаган формалары тарафдарларын экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча максатчан чаралар үткәрү турында

Май

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

2024 елда балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Район халкы, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында наркотикларга каршы профилактик эш алып бару турында

Май

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

2024 елның җәйге чорында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә яшәүче балигъ булмаганнар белән эш оештыру турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Тукай муниципаль районының административ комиссиясе эше турында

Май

Район Башкарма комитеты

  1.  

Подъездларны һәм ишегалды территорияләрен тәүлек буе тикшереп торуны тәэмин итү максатында, гражданнарның массакүләм булу урыннарында, мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук торак секторда видеомониторинг системасын булдыру турында

Май

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшен оештыру турында

Сентябрь

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

Район җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү торышы турында

Октябрь

Район Башкарма комитеты

  1.  

«Якты юл» («Светлый Путь») газетасының сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкта наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр куллануга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру буенча эшчәнлеге турында

Октябрь

«Якты юл» («Светлый Путь)

  1.  

Товар-матди кыйммәтләрне саклау объектларын мөлкәт урлау белән бәйле җинаятьләрдән техник яклануны көчәйтү буенча күрелә торган чаралар турында

Октябрь

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

  1.  

«Җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында» 2014 елның 2 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында» 2015 елның 16 январендагы 4-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә ирекле халык дружиналары эшчәнлеген оештыру турында

 

Ноябрь

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге (килешү буенча)

 

pdf
Скачать текст
PDF, 7.06 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International