ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ
КАРАР
«27» декабря 2023 ел № 41/4
Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы капиталь төзелеш хезмәте» муниципаль унитар предприятиесен үзгәртеп оештыруны фараз планына кертү турында
«2025 елның 1 январена кадәр дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрне реформалаштыру буенча Татарстан Республикасы чаралар планы турында» 2020 елның 27 октябрендәге 966 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 50, 51 статьяларына, Тукай муниципаль районы уставына таянып, муниципаль берәмлек Советы
КАРАР БИРДЕ:
1. Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы капиталь төзелеш хезмәте» муниципаль унитар предприятиесен җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә үзгәртеп коруны фараз планына кертергә.
Муниципаль берәмлек Башлыгы,
Совет рәисе Ф.М. Камаев