КАРАР «31» января 2024 ел № вн/4-2 Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш)

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

«ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ»

МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕГЕ СОВЕТЫ

 

 

КАРАР

 

« 31 » января 2024 ел                                                                                       № вн/4-2

 

 

Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (икенче укылыш)

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елныӊ 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, муниципаль район уставыныӊ 95, 96 статьялары нигезендә еспубликасы Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Ре муниципаль берәмлек Советы

 

КАРАР БИРДЕ:

 

  1. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының 2021 елның 15 ноябрендәге 14/5 номерлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставына түбәндәге үзгәрешләр һәм өстәмәләрне кертергә:

1) 26 статьяныӊ 11 өлеше 2 пункты «б» пунтчасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

коммерциясез оешма белән идарә итүдә (сәяси партия, һөнәри берлек органы, шул исәптән җирле үзидарә органында, район сайлау комиссиясе аппаратында төзелгән беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы, башка иҗтимагый оешманың, торак, торак-төзелеш, гараж кооперативларының, күчемсез мөлкәт милекчеләре ширкәтенең гомуми җыелышында (конференциясендә) Татарстан Республикасы Башлыгына (Рәисенә) (Татарстан Республикасы Премьер-министрына) Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә алдан хәбәр итеп, түләүсез нигездә катнашу;

2) 26 статьяныӊ 14, 15 пунктларын  түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

14. Район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тапшырылган белешмәләрнең дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) карары буенча Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.

15. Әлеге статьяның 14 өлеше нигезендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон,  «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәү, вазыйфаларны башкармау факты ачыкланганда, Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) район Советы депутаты, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасы, район Башлыгы, Җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи заты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату яки күрсәтелгән затларга карата башка җаваплылык чарасын куллану турында гариза белән тиешле карар кабул итәргә вәкаләтле җирле үзидарә органына яки судка мөрәҗәгать итә.

3) 26 статьяныӊ 18 пункты үз көчен югалткан дип танырга;

4) 40 статьяныӊ 2 өлеше 4 пункты икенче абзацасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Аларга карата Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тарафыннан вазыйфадан читләштерү турында хокукый акт чыгарылган район Башлыгы яисә район Башкарма комитеты Җитәкчесе әлеге хокукый актка рәсми басылып чыккан көннән 10 көн эчендә суд тәртибендә шикаять бирергә хокуклы. Суд гаризаны карарга һәм гариза биргән көннән 10 көннән дә соңга калмыйча карар кабул итәргә тиеш.

5) 40 статьяныӊ 5 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Татарстан Республикасы Башлыгыныӊ (Рәисенеӊ)  (Татарстан Республикасы Премьер-министрының) район Башлыгы вазыйфасыннан читләштерү турында хокукый акты яисә район Башлыгын отставкага җибәрү турында район Советы карары нигезендә вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылган район Башлыгы әлеге хокукый актка яисә карарга суд тәртибендә шикаять биргән очракта, район Советы, суд карары закон көченә кергәнче, үз составыннан район Советы тарафыннан сайланучы район Башлыгын сайлау турында карар кабул итәргә хокуклы түгел.

6) 46 статьяныӊ 2 пункты икенче абзацасын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Конкурс комиссиясе әгъзаларының яртысы район Советы, ә икенче яртысы Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) тарафыннан билгеләнә.

7) 49 статьяныӊ 2 өлеше 2 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Татарстан Республикасы Башлыгыныӊ (Рәисенеӊ) (Татарстан Республикасы Премьер-министрының) – федераль законнар һәм Татарстан Республикасы законнары белән җирле үзидарә органнарына тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга кагылышлы өлешендә контракт шартларын бозуга бәйле рәвештә, шулай ук әлеге Уставның 45 статьясы 5 өлешендә билгеләнгән чикләүләрне үтәмәүгә бәйле рәвештә;

8) 49 статьяныӊ 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Район Башкарма комитеты Җитәкчесе белән контракт суд тәртибендә Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) (Татарстан Республикасы Премьер-министры) гаризасы нигезендә «Коррупциягә каршы тору турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ Федераль закон, «Дәүләт вазыйфаларын биләгән затларның һәм башка затларның чыгымнары аларның керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турында» 2012 елның 3 декабрендәге 230-ФЗ номерлы Федераль закон, «Затларның аерым категорияләренә Россия Федерациясе территориясе чикләреннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм тотуны, саф акча средстволарын һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яки) алардан файдалануны тыю турында» 2013 елның 7 маендагы 79-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәмәүгә, вазыйфаларны башкармауга бәйле рәвештә өзелергә мөмкин..

9) 55 статьяныӊ 7 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясенеӊ  (алга таба – сайлау комиссиясе) вәкаләтләре, аның эшчәнлеге тәртибе һәм гарантияләре федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары, әлеге Устав белән җайга салына. Район сайлау комиссиясенең вәкаләтләре район Советы мөрәҗәгате нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча территориаль сайлау комиссиясенә йөкләнергә мөмкин.

10) 57 статьяныӊ 1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Муниципаль хезмәт вазыйфасы – әлеге Устав нигезендә төзелә торган җирле үзидарә органының, сайлау комиссиясенең яки муниципаль вазыйфаны биләүче затның вәкаләтләрен үтәүне тәэмин итү буенча бурычларның билгеләнгән даирәсе белән җирле үзидарә органындагы, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе  (алга таба – сайлау комиссиясе)  аппаратындагы вазыйфа.

11) 59 статьяныӊ 1 өлеше 5 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

вазыйфаи бурычларны үтәү өчен, шулай ук җирле үзидарә органы, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе  (алга таба – сайлау комиссиясе) эшчәнлеген камилләштерү турында тәкъдимнәр кертүгә билгеләнгән тәртиптә кирәкле мәгълүмат һәм материаллар алу;

12) 59 статьяныӊ 3 өлеше 4 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

җирле үзидарә органында, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе  (алга таба – сайлау комиссиясе) аппаратында билгеләнгән эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен, вазыйфаи инструкцияне, хезмәт мәгълүматы белән эшләү тәртибен үтәргә;

13) 60 статьяныӊ 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Җирле үзидарә органы, җирле үзидарә органнарына сайлауларны, җирле референдумны әзерләүне һәм үткәрүне оештыручы сайлау комиссиясе  (алга таба – сайлау комиссиясе) ликвидацияләнү яисә җирле үзидарә органы, сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләренең штаты кыскару сәбәпле, муниципаль хезмәткәр белән хезмәт шартнамәсе өзелгәндә, муниципаль хезмәткәргә оешманы ликвидацияләүгә яисә оешма хезмәткәрләренең штаты кыскаруга бәйле рәвештә эштән азат ителгән очракта, хезмәт законнары белән билгеләнгән гарантияләр бирелә

14) 72 статьяныӊ 1 өлеше 1, 2 пунктларын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

1) затның үзе бер ягы булган мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәве, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш;

2) зат тарафыннан үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирмәве, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш, яисә белә торып дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат бирүе;

15) 72 статьяныӊ 2 өлешен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

Муниципаль вазыйфаны биләүче зат үзенә буйсынган затның мәнфәгатьләр конфликтына китерә яки китерегә мөмкин булган шәхси кызыксынуы турында белгәндә, ышаныч югалтуга бәйле рәвештә, шулай ук мунципаль вазыйфаны биләүче зат үзенә буйсынган зат бер ягы булган мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм (яки) җайга салу буенча чаралар күрмәгәндә, эштән чыгарылырга (вазыйфадан азат ителергә) тиеш, федераль законнарда билгеләнгән очраклардан тыш.

2. Әлеге карарны һәм Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын гамәлдәге законнарда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәвенә җибәрергә. 

3. Әлеге карарны һәм Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын дәүләт теркәвеннән соң Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Якты юл» («Светлый путь») газетасында бастырып чыгару юлы белән  халыкка игълан итәргә.

4. Әлеге карарны һәм Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге уставын районның рәсми сайтында (http:tukay.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

5. Әлеге карар дәүләт теркәвеннән соң рәсми басылып чыккан (халыкка җиткерелгән) көннән үз көченә керә.  

6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны законлылык, милли мәсьәләләр һәм халык куркынычсызлыгы буенча даими комиссиягә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль берәмлек Башлыгы,

Совет Рәисе                                                                                           Ф.М. Камаев

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 8.26 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International